Сигезенче сыйныф укучысы дәрес беткәч торып баскан да үлгән

Кыз санаулы мизгелләр эчендә җан тәслим кылган.

Калуга өлкәсенең Ахлебинино авылында фаҗига булган. Бер кыз рус теле дәресеннән соң җан тәслим кылган. Сигезенче сыйныф укучысы урыныннан торып баскан да, кинәт нидер булып, идәнгә гөрселдәп ауган.

Аңын җуйган кызга шундук ашыгыч медицина ярдәме чакыртылган. Ләкин 11 минуттан соң килеп җиткән медиклар укучы баланың вафат булуын әйткән. Башлангыч сәбәбе – кан тамырларында тромб өзелү. Кыз аңын югалтуга ук үлгән булса кирәк.


Фикер өстәү