5 ел элек югалган Артур Газиевны эзләүчеләр: «Аның коллыкта булу ихтималлыгы турында хәбәр алдык»

Биш елга якын вакыт үтте, ләкин полиция дә, волонтерлар да аның кайдалыгын белә алмады. Билгеле булганча, ул көнне егет үзе белән кесә телефонын гына алып, кибеткә чыккан. Дөрес, өйдән чыккач, ул аны шунда ук сүндереп куйган, ди аның сеңлесе.

Берничә ел элек егетнең әти-әнисе ул кайчандыр өенә кайтыр дип өметләнүләрен һәм ышануларын белдергән иде, дип яза «Кызыл таң».

Артур Газиевның юкка чыгуыннан соң беренче көннәрдә үк аны эзләүгә полиция хезмәткәрләре һәм берничә эзләү отряды волонтерлары кушылды. Ләкин якындагы паркларны, урманнарны, ташландык йортларны тикшерү, кесә телефонын күзәтү нәтиҗә бирмәде. Кеше туры мәгънәдә эзсез югалган: аны беркем дә күрмәгән. Егетнең туганнары Артурның өйдән китәргә сәбәпләре булмаганын әйтә.

Шул вакыттан бирле волонтерлар Уфа буйлап Артур Газиевка меңнәрчә ориентировка ябыштырган. Артурның туган ягы Бәләбәй районында урнашкан Приют поселогында да эзләүләр барган. Тик анда да югалган студентның эзен табып булмаган.

Артурны эзләүне туктатканыбыз юк, ди волонтерлар. Алар егетнең коллыкта булу ихтималлыгы турында хәбәр алган. Әле эзләү шул юнәлештә дәвам итә.


Фикер өстәү