Ипи пешерү ЫСУЛЫ

Мәрьям Миннегулова рецепты

Ипи камыры басасы савытыбызга  1,5 чәй кашыгы чүпрә (минеке коры чүпрә), 1 аш кашыгы шикәр комы,
1 чәй кашыгы тоз, 1 стакан жылымса су салып болгатабыз да, шуңа ярты стакан иләнгән он салып, әче камыр ясап, жылы урынга каплап куябыз.

Чүпрәбез яхшы булса, ярты сәгать дигәндә камырыбыз әчеп чыгачак. Әче камырга ярты стакан жылымса су салып болгатабыз, он кушып, яңадан басабыз. Камырыбыз үзләнгәнче басарга кирәк. Кулга көнбагыш мае (2 аш кашыгы тирәсе) салып, камырны яхшылап басып бетереп, өстен каплап, янадан кабартабыз. Кабарган камырны майланган табага салып, янәдән табада кабартабыз да, 200 градуска кадәр җылытылган мичтә пешерәбез.


Фикер өстәү