Чәчәк складында чыккан янгынннан соң 7 кешенең мәетен тапканнар (ВИДЕО)

Янгынның мәйданы 2,5 мең квадрат метр тәшкил итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Мәскәү үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган җиденче кешенең мәетен чыгарды, дип хәбәр итте 112 Телеграмма каналы.

Комсомол мәйданында урнашкан чәчәк складындагы янгын турында мәгълүмат кичә 15:13 сәгатьтә кабул ителә. Бинадан 7 кеше эвакуацияләнгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү