1 декабрьдән Татарстанда яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе артачак. Яңа тарифларны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслады. Бу хакта Комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шулай итеп, ай башыннан республикада яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып, 4,68 сум/кВтч тәшкил итәчәк, электр плитәләре һәм (яисә) электр җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен — 3,58 сум/кВтч, ә авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен — 3,28 сум/кВтч.
«Тәүлекнең зоналары буенча кулланылган электр энергиясе күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә торган исәпкә алу приборы урнаштырылган очракта тариф төрлечә исәпләнергә мөмкин», диелгән комитет хәбәрендә.