Мобилизациянең икенче дулкынына бәйле планнарны аңлатканнар

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Хөкүмәтенең мондый мәсьәләне карамавын әйткән.

Россия Федерациясе Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, Россия Хөкүмәтендә илдә мобилизациянең икенче дулкыны ихтималы каралмый.

Кремль вәкиле шулай ук Оборона министрлыгының бу уңайдан тәкъдимнәре һәм фикерен дә белми. Шул ук вакытта ул Кремльдә бу җәһәттән бернинди дә мәсьәләнең каралмавын әйткән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путинга мобилиацияләнүчеләрне җыю планының төгәлләнүе турында белдергән иде. Аның әйтүенчә, Россия Президенты указы нигезендә барлык 300 мең кеше чакырылган. Бернинди дә өстәмә чаралар планлаштырылмый.


Фикер өстәү