Мамадышта Яңа елга бал-маскарад үткәрүдән баш тартканнар

Мамадыш телевидениесе инде менә өченче ел рәттән “Голубой огонек” төшерә һәм күрсәтә, дип хәбәр итә “Нократ” газетасы.

Бәйрәмне шул рәвешле үткәрүне 2020 елда, пандемия котырыну сәбәпле барлык күңел ачу чараларына киртә куелган бер мәлдә, мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов тәкъдим иткән. Ике ел эчендә “Голубой огонек”ның җирле телевидение тамашачылары күңелен тәмам әсир итүе сәбәпле, программаны дәвам итәргә булганнар.

“Голубой огонек”ны төшерергә әзерләнә башладык инде. Программа тулысы белән Яңа ел алды көннәрендә күрсәтеләчәк”, – дип хәбәр ителгән мәдәният бүлегеннән.

Быел “Голубой огонек”ка Мамадыш оешмалары һәм учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, производство алдынгылары, күренекле башка якташлар җыелачак. Тамашачылар, гадәттәгечә, Яңа ел кәефе белән сугарылган бик матур чыгышларны карап хозурланачак. Әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы да аларның күңелен күрәчәк


Фикер өстәү