Аналар көненә багышланган флешмоб үткәрелә

23-27 ноябрьдә “ВКонтакте” социаль челтәрендә флешмоб узачак. Анда әниеңнең иң матур фотосурәтен яки видеосын урнаштырып, дөньядагы иң газиз кешеңнең яратуы һәм кайгыртуының әһәмияте турында сөйләргә мөмкин. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлап алынган 10 кешегә Андрей Первозванный фондыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Әни – иң сөекле, иң якын кешебез. Әмма аңа кайвакыт, рәхмәт, сүзен әйтергә онытып җибәрмибезме икән? Халыкара Аналар көне алдыннан әниләрегезне котлап, аларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек! Андрей Первозванный фонды җырчы Диана Гурцкая белән берлектә зур гаилә флешмобын башлап, анда катнашырга чакыра!
Гаилә флешмобында ничек катнашырга?

Әйткәнебезчә, 23-27 ноябрьдә “ВКонтаке”дагы сәхифәгезгә әниегезнең иң матур фотосурәтен яки видеосын урнаштырып, аның турында, яратуы-кайгыртуының әһәмияте турында сөйләгез, чиксез рәхмәтләрегезне җиткерегез. Постка #деньматери2022 һәм #фондандреяпервозванного хештекларын куярга онытмагыз.
Бәйге турында өстәмә мәгълүматлар белән танышу өчен: www.fap.ru https://vk.com/fap_fund.


Фикер өстәү