«Валдай» клубы экспертлары дин һәм бердәмлек турында фикер алышачак

Нигез булып торган кыйммәтләргә кайту. «Валдай» халыкара дискуссион клубының чираттагы конференциясе шул хакта сөйләшүгә багышланачак. Очрашу урыны итеп Татарстан башкаласы сайланган. Юкка түгел, билгеле. Фикер алышуга Россия һәм чит илләрнең дин әһелләре, фәлсәфәчеләр, дин белгечләре, социологлар, галимнәр чакырулы.

Оештыручылар искәрткәнчә, Казандагы очрашуның төп максаты — күпмилләтле һәм күп динле җәмгыятьләрнең тотрыклылык серенә төшенү.

– Элеккеге тарихи чор тәмамланган дәвердә, дөнья рухи һәм интеллектуаль яктан үзгәргәндә, «Валдай» клубы дәүләтләрдә эчке тәртипне билгеләүче һәм җәмәгатьчелек аңын формалаштыручы төп кыйммәтләргә – дин, мәдәният һәм сәясәт элемтәләренә мөрәҗәгать итәчәк, – ди чараны оештыручылар. Фикер алышуда белгечләр Россиянең күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт төзүдәге тәҗрибәсенә дә таяначак.
Конференцияне үткәрү урыны итеп Казанны сайлаулары очраклы түгел. Татарстан башкаласы күп гасырлар дәвамында төрле диннәрнең тыгыз һәм тыныч яшәвенең үрнәге булып тора. Шул ук вакытта Россиядә Ислам диненең мөһим үзәкләренең берсе санала. Искәртик: быел Татарстан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтә.

Быел конференциядә 8 илдән 20ләп белгеч катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия һәм Таҗикстан илләре.


Фикер өстәү