Кризис билгеләре ешая: яшереп калдырып булмый, тормоз эшләми

Глобаль икътисад акрын гына зур кризиска таба шуып кереп бара. Зур державаларның рәсми статистикалары никадәр генә рецессия башлануын яшерергә тырышмасыннар, зур түнтәрелешнең билгеләре тышка бәреп чыга.

Иң беренче чиратта чималга бәяләр төшү рәвешендә чагыла ул. Атна башында нефтькә бәя 85 доллардан түбәнгәрәк китте. Дөрес, «кара алтын»ның арзанаюы гарәпләр аны чыгаруны 500 мең баррельгә арттыралар икән дигән ялган хәбәр тәэсирендә булды. Согуд режимы ул хәбәрне фейк дип игълан итү белән, баррель яңадан өскә күтәрелде, әмма түшәме барыбер биек булып чыкмады: 87 доллар тирәсендә тирбәлә. Нигездә Кытай икътисадының акрынаюы чимал бәяләренең түбәнгә китүенә хезмәт итә. Дөрес, кытайлар әле рецессия турында сүз алып бармыйлар, әмма хәзерге үсеш темплары аларның бурычларын капларлык түгел. Кытай икътисадының тормозга басуы – башка партнерларның алардан товар сатып алуны киметү нәтиҗәсе дә. Эшкәртү станоклары һәм сәнәгать роботларыннан алып, кыйммәтле косметикага кадәр ихтыяҗ кими.

Япон икътисады да июль – сентябрь айларында минуска киткән. Бөекбритания рәсми рәвештә рецессия башлануын таныды. Лондонда чыгымнарны 30 миллиард фунт стерлингка киметергә, салымнарны 25 миллиардка арттырырга ниятлиләр. Бу хакта британ финанс министры Джереми Хант әйтә. Глобаль икътисадның төп уенчыларының берсендә дә хәл мактанырлык түгел. Евростат июнь аенда ук төзелешнең еврозонада 1,3 процентка кимүен әйткән иде.  Гыйнвар – ноябрь айларында почта аша товар алдыру 11 процентка кимегән. «Алибаба» гиганты статистикасын игълан итеп тә тормады. Сингапур биржасында тимер рудасына фьючерслар бәясе 2020 елның февраленнән соң иң түбән дәрәҗәгә төшкән.

Евросоюзда банкрот компанияләр саны 16,3 процентка үскән. Иң күп бөлүчеләр саны – Венгриядә. Анда алар 110,6 процентка арткан. Испаниядә банкротлык үсеше – 66,1 процент. Күрсәткечләр бишенче ай рәттән начарая.

Швециядә торак бәяләре зур темплар белән түбәнгә китә. Илдә соңгы утыз елда күрелмәгәнчә фатирлар очсызланган. Бәяләр якынча 14 процентка түбәнәйгән һәм бу күренеш инде җиде ай рәттән дәвам итә.

Малын тир түгеп тапкан гади халык өчен бәяләр төшү начар түгел инде ул. Әмма дә ләкин глобаль икътисадта бу эшсезлек арту белән кайтаваз бирә. Бәяләр бит сатып алырга акча булмау сәбәпле түбәнәя. Акчасы барлар аны криптобиржаларга һәм башка финанс куыкларына тыкты. Ул куыклар хәзер шиңә генә түгел, шартлый да.  Кешеләр FTX криптобиржасының банкротлыгыннан айнып та җитмәде, Genesis криптофирмасы үзенең банкротлык алдында торуын хәбәр итә. Цифрлы валюталар белән бәйле фирмаларның түнтәрелеше алда торган кризисның төп давыл хәбәрчесе булырга охшаган. Без бу хакта аерым язма бирергә җыенабыз.

Лидерларның киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән идеяләре халыкта яклау тапмый, нәфрәт кенә тудыра. Франция Президенты Макронның бердәм дөнья хөкүмәте төзүгә чакыруына җавап итеп бер хатын аның яңагына чалтыратты.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү