Татарстанның атказанган төзүчесе Мөхәммәт Гатиятуллин: «Иң беренче чиратта кешене үзең  хөрмәт ит,  ышан,  үзең дә алдама»

Кеше гомере дисбе кебек. Андагы төймәләр –  узылган еллар. Еллар дисбегә төймәләр өсти.  Кайчак туктап каласың да күңел белән янәдән дисбедәге төймәләр өстеннән үтәсең, артта калган елларны янәдән барлыйсың.  Профессор, педагогика фәннәре докторы, Россиянең мактаулы транспорт хезмәткәре, Россиянең беренче дәрәҗә «Почетлы юлчысы», Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мари Иленең, Удмуртиянең, Татарстанның атказанган төзүчесе Мөхәммәт Гатиятуллин  шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул – искитмәле матур хезмәт  юлы үткән кеше.  Беренче эш урыны – туган авылының мәктәбе (әле дә булса аның укытучылары, безне Мөхәммәт абый укытты, дип горурланалар), аннан Балтач районы  юллар идарәсен җитәкли. Үзгәрешләргә бик бай, авыр  елларда  Кукмара районында район башлыгы булып эшли. Идел-Нократ федераль юллар идарәсен оештыруда катнашып, ун ел аның җитәкчесе була. Бүген Казан төзелеш һәм архитектура академиясендә белем бирә. Иң мөһиме — кайда гына эшләмәсен, һәрчак үзеннән соң матур эшләр калдыра алган. Дисбедәге мәрҗәннәрнең һәркайсы матур хатирәләр, зур эшләр белән кыйммәтле. Юбилей уңаеннан Мөхәммәт Гатиятуллинның әнә шул дисбедәге мәрҗәннәрен барладык.

– Мөхәммәт Хәбибуллович,  кичә һәм бүген дисәк, нәрсәләр тамырдан үзгәрде?

– Без –  совет чоры тәрбиясе алган буын. Ул чордагы тәрбия, мөнәсәбәт, яшәү рәвеше бүгенгедән бик күпкә аерыла. Шул чордан чыгып, безгә базар мөнәсәбәтләренә килеп керергә туры килде. Әлбәттә инде, күп нәрсәгә ялгышлар аша, чамалап эшләп өйрәндек. Кешеләрдә бүген  эчкерсезлек кимеде,  җаваплылыкны тою  зур түгел.

Кеше – иң зур байлык. Һәр җирнең, илнең байлыгы – кеше.  Кешеләргә  мөнәсәбәт, бер-береңә мөнәсәбәт яшәешнең дәрәҗәсен билгели. Яхшы якка үзгәрешләрне дә күрә белергә кирәк. Хезмәт юлымның күп өлеше юл эшенә  бәйле буларак әйтәм: моннан 20 ел белән чагыштырганда алга китеш  бик зур. Юлларның  торышы, техник база, төзү материаллары белән тәэмин ителеш –  җир белән күк арасы. Бүген юлларның торышы бик яхшы. Юл ул  һава  кебек: яхшы юлдан барганда берни сизмисең, сикәлтәгә керсәң генә юлның начарлыгы сизелә.

– Бик матур, үзенчәлекле хезмәт юлында иң истә калган еллар кайсы? Сез иң беренче чиратта укытучымы, әллә төзүчеме?

– Иң сагынып искә алган елларым – институтны тәмамлап, Балтач юллар идарәсендә эшләгән еллар. Кичәге студент – бүген җитәкче. Анда мин үземчә рәхәтләнеп, кинәнеп эшләдем. Бөтен алган белемемне тормышта кулландым, карарлар кабул иттем, тәҗрибә тупладым. Минем күңелемдә мөгаллим һәм төзүче яши. Алар бик дус. Юл хезмәтендә алган бөтен тәҗрибәне яшьләргә тапшырасым килә.

–  Җитәкче кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар нинди дип саныйсыз?

– Иң беренче чиратта кешене үзең  хөрмәт ит,  ышан,  үзең дә алдама. Булдыра алсаң, эшләп күрсәт, эшли алмыйсың икән,  ни  өчен эшләп булмаганны  аңлат.  Ялган вәгъдәләр  бирмә. Һәр кеше белән аралашып, аңлашып эшләп, әллә нинди зур проблемаларны хәл итеп була. Тигез урында түмгәк ясарга кирәкми.

Сез – туган авыл, дип янып яшәүче кеше. Авылларны ничек саклап калып була?

– Авылларны саклап калырга соңдыр инде ул. Инвесторлар керү аның үзәгенә чапты. Үз вакытында халыкка күп итеп терлек биреп, колхозлар азык җитештереп бирсә, халык үзе җитештергән продукцияне сата алса,  җирдән, терлек асраудан аерылмаган булырлар иде. Җир кешесе һәр нәрсәгә биз сизгер. Аңа бары тик мөмкинлек бирергә кирәк.  Бүген авылда тотрыклы хезмәт хакы юк. Язын, көзен алган хезмәт хакы белән генә 12 ай яшәп булмый. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция бәясенең түбән булуы да тискәре йогынтысын бирә. Авылдан киткән кешенең, йөзгә дип әйтмим, меңгә бере генә кайта. Шәһәр авылларны йотып бара.  Әлбәттә, барлык авыллар да бетмәс, ләкин авыллар хәзер башка инде.

 Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү