Тукай районында татарның танылган көрәшчесенә һәйкәл ачтылар

Тукай районының Иске Абдул авылында татарның танылган көрәшчесе Раббани Шәриповка һәйкәл ачтылар. Бүген районда аның хөрмәтенә балалар һәм үсмерләр арасында көрәш турниры узды.

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Тантана алдыннан алар Раббани Шәрипов яшәгән йортка барып, аның хәлләрен белешеп чыкты, танылган көрәшче һәи аның хатынына бүләкләр тапшырдылар.

Түбән Суыксу авылында исә Раббани Шәрипов хөрмәтенә балалар һәм үсмерләр арасында инде 12нче мәртәбә көрәш турниры узды.


Фикер өстәү