86 яшьлек әби «тавышлар» аркасында иллене узган авыру кызын үтергән

Мәскәүдә 86 яшьлек әби башындагы «тавышлар» аркасында үзенең 52 яшьлек авыру кызын үтерүдә шикләнелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, пенсионер аңа ким дигәндә 15 тапкыр пычак белән кадаган. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Әлеге фаҗига 21 ноябрьдә булган. Әби кызының муенына һәм күкрәгенә ким дигәндә 15 тапкыр кадаган. Корбан алган яралардан үлгән.

Зыян күрүче каршы килергә тырышкан, ләкин әнисе кулыннан ычкына алмаган. Фатирда мәетне әбинең икенче кызының 62 яшьлек ире күреп алган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү