Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан традицион кыйммәтләрне саклауга аерым игътибар бирә»

Бүген Казанда «Валдай» халыкара дискуссия клубының конференциясе уза. Катнашучыларны видеоэлемтә аша Татарстан Президенты да котлады.

— Конференциядә күтәреләчәк темалар — дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек — Татарстан өчен бик якын, — диде ул. — Бездә 170тән артык милләт вәкиле яши, киләсе елны республикада Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы дип игълан иттек. Сезнең абруйлы фикерләрегез һәм форумда яңгыраган киңәшләр безнең барыбызга да файдалы булыр дип ышанам.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан, күпмилләтле Россиянең аерылгысы өлеше буларак, традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирә.


Фикер өстәү