КФУ “Укытучы – киләчәк һөнәре” дигән форсайт уздыра

26 ноябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укучылар өчен “Укытучы – киләчәк һөнәре” дигән форсайт уздыра. Чара иртәнге сәгать 9да башлана. Анда республиканың төрле мәктәпләреннән 250 егет һәм кыз катнашырга теләк белдергән.

Проект Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мәгариф идарәсе, Казан федераль университеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул укытучы һөнәрен популярлаштыруны, 16-18 яшьлек үсмерләрне әлеге һөнәргә җәлеп итүне күздә тота. Кем өчендер мөгаллим һөнәре – хыял, кемдер аны бик катлаулы, кадерсез хезмәт дип саный. Чарада әле белгечлекнең барлык мөмкинлекләре турында сөйләшәчәкләр. Укучылар мәгариф белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук фикер алышу, бәхәсләрдә дә катнаша ала.


Фикер өстәү