Әтнә районында селәүсен гаиләсен коткарганнар

Әтнә районы Олы Әтнә авылында гаҗәеп вакыйга булган. Биредә яшәүчелер тиреслек өчен төзелә торган махсус урында ике баласы белән селәүсен күреп ала. Алар бирегә адашып килеп эләккән була.

Җәнлекләрне Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Равил Һадиев, “Әтнә” аучылык хуҗалыгы аучысы Илдар Вәлиуллин, комплекс башлыгы Айрат Садриев һәм “Тукай” совхозы ветеринары Илдар Сабиров коткаркан.

– Башта без аларны ит ашатып тынычландырдык. Аннан, баскыч корып, табигый яшәү тирәлегенә чыгардык, – дип сөйли Равил Һадиев.


Фикер өстәү