Бүсер. Билгеләре һәм ничек саклану хакында

Табиблар аны замана афәте дип атый. Аннан интегүчеләр саны да елдан-ел арта бара, дип чаң суга белгечләр. Сүзебез – күпләрнең үзәгенә үткән бүсер турында. Аның без белгән һәм белмәгән яклары хакында табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова сөйләде.

— Умырткалар арасындагы бүсер – остеохондрозның бер «бүләге». Ул умырткалар арасында урнашкан дискның чыгып торуыннан гыйбарәт. Авырлык күтәргәндә умыртка дискның тышкы катламы кысыла һәм аның үзәгендәге төшкә баса. Гадәттә, умырткалар арасындагы диск бу авырлыкны күтәрә. Әмма җәрәхәтләнү я булмаса ялкынсыну вакытында сеңерләргә зыян килгән булса, аның төше тышка чыгып, бүсер пәйда булачак.

— Рәсми саннардан күренгәнчә, бүсердән интегүчеләр саны елдан-ел арта бара. Ни кызганыч, соңгы арада ул яшьләр арасында да ешрак күзәтелә башлады.

— Бүсер, нигездә, умырткалыкка авырлык китерү, имгәнү, сеңерләр тартылу аркасында пәйда була. Организмның матдәләр алмашы бозылу, инфекцияле авырулар, умыртка баганасының кәкрелеге (сколиоз) аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Офиста эшләүчеләр, машина йөртүче, йөк бушатучы, төрле эшләрдә йөрүчеләр, авыр атлетлар арасында бүсер чыгудан интегүчеләр аеруча еш очрый.

— Көндәлек тормышыбызда умарткалыкның бил тирәсендәге өлешенә даими рәвештә авырлык төшә. Әйтик, 14 килограмм авырлыктагы әйберне күтәрергә ителгәндә, кешенең умыртка сөякләренә 150–200 килограмм чамасы авырлык төшә. Өстәвенә кешенең артык авырлыгы да булса, умырткалыкка икеләтә авырга туры килә.

– Бүсер үзен нинди билгеләр буенча сиздерә соң? Умырткалыкның бил өлеше берничә сегменттан тора. Кайсы өлештә пәйда булуына бәйле рәвештә бүсернең билгеләре дә аерыла. Әйтик, аның бер өлешендә (L5-S1) бүсер пәйда булганда, оча башы сөяге (крестец) авырта, чәнти бармак ойый, аяклар шешә, аяк очларына басу авырлаша. Умырткалыкның бил турындагы икенче бер өлешенә бүсер чыккан вакытта (L4-L5) бил сызлый, утракса нервы борчый, аякның баш бармагы ойый. Андый чакта кеше үкчәсенә баса алмый, кече йомышын башкара алмыйча да тилмерергә мөмкин. Бүсер вакытында күзәтелгән билгеләрнең чираттагы төркеме (L3-L4) аякларны күтәргәндә көчәюче бил авырту, йөргәндә тездән аяк «сынып китү», ир-атларның җенес һәм сидек юллары эшчәнлеге бозылудан гыйбарәт.

— 2–3 ай дәвамында дәваланганнан ары да файдасы булмаса, бүсердән операция ярдәмендә котылырга туры киләчәк. Бүсере арка миен, аркадагы нерв һәм кан тамырларын кыскан, аның аркасында аякларын бөгә алмый башлаган кешегә дә хәлен җиңеләйтү өчен бердәнбер алым бу.

Бүсерне кисәтү өчен табиб киңәшләре:

– Имгәнү-җәрәхәтләнүләрдән сакланыгыз. Баскычтан төшкәндә, юлда йөргәндә, бозга кергәндә аеруча игътибарлы булыгыз. Имгәнгән очракта да «борчымый бит» дип тынычланырга ярамый. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Еш кына бүсер үзен озак еллар буе сиздермичә яши дә операция ясамыйча котылып булмас дәрәҗәгә җиткәч кенә ачыклана. Яшерен дошман белән бер ул.

– Чамадан тыш артык авыр әйбер күтәрмәгез.

– Эш белән ялны чиратлаштырырга өйрәнегез. Ныгытып эшләп алганнан соң ял итеп ала да белергә кирәк.

– Күбрәк хәрәкәтләнегез. Йөзү, йога, пилатес – болар бар да бүсерне булдырмаска ярдәм итә. Җәяү йөрү дә файдалы. Хәтта ярты сәгать җәяү йөрү дә умырткалыкны ныгыта.


Фикер өстәү