Сыйфатсыз бижутерия, стринг, тигез табанлы аяк киеменең зыяны турында

Кеше сәламәтлегенә аның ни белән туклануы, тормыш рәвеше генә түгел, кигән киеме дә йогынты ясый. Хатын-кызларга бу уңайдан аеруча игътибарлы булырга киңәш итә белгечләр. Ник дигәндә, матурлык артыннан куганда киелгән киемнәрнең күпчелеге сәламәтлек өчен зыянлы, ди алар.

Сыйфатсыз бижутерия

Арзанлы бижутерия еш кына көчле аллергия китереп чыгара. Тәнгә тиеп тора торган бижутерия сайлаганда билгеле маркаларга тукталу хәерлерәк. Шуңа күрә бижутерия кыйммәтлерәк булган саен ышанычлырак.

Кысып тора торган эчке кием

Ябык күренер өчен, кысып тора торган эчке киемнәр кияргә яратучыларга да сак булырга кирәк. Хатын-кыз гардеробындагы мондый эчке киемнәр ашкайнату системасында тайпылышлар китереп чыгарырга, кече оча сөяге тирәсендә кан әйләнешен бозарга мөмкин.

Артык кысып торучы колготкалар

Кайчак яңа колготка кигәч, аның бераздан эчне кыса башлаганын сизгәнегез бармы? Андый чакта, тизрәк эш көне бетсен иде дә, өйгә кайтып, бу колготканы саласы иде, дип кенә уйлыйсың. Колготканың кысканын тоясыз икән, ничек тә аны салу, алыштыру җаен карагыз – эчке органнарны шулкадәр озак вакыт кысып торуның һич кирәге юк.

Джинсы-скинни

Хатын-кыз өчен иң зыянлы кием шушы! Хәзер бик модада булган skinny моделен бик яратсагыз да, аңардан баш тарту хәерлерәк булыр. Гел мондый джинсыдан йөрисез икән, тән кызару, эч күбү һәм кече оча сөяге әгъзаларындагы веналарда кан йөреше бозылуга әзер булыгыз. Яшүсмер чорда бик тар чалбар кию оча сөягенең тараюына һәм кысырлыкка китерергә мөмкин. Эштә көн буе утырып эшлисез икән, тыгыз тукымалы джинсы чалбар кан әйләнешен бозарга мөмкин.

Стринг

Мондый эчке кием яшь кыз баланың тәнен суыктан берничек тә сакламый. Шул ук вакытта ул тар булгач, гел касыкка ышкылып йөри. Галимнәр бу ышкылу аркасында ялкынсыну барлыкка килергә, бактерияләр таралырга, хатын-кыз авырулары килеп чыгарга мөмкин икәнен исбатлап күрсәтте инде. Синтетик материаллардан тегелгән эчке киемнәр дә зыян гына сала. Алар җылыны чыгармый, шуның аркасында касык тирләргә, пешегергә һәм гөмбәле инфекцияләр таралырга мөмкин.

Биек үкчәле аяк киеме

Биек үкчәле туфли еш кына буыннар сызлавы, умыртка баганасында бүсер чыгу кебек шактый катлаулы чирләрнең сәбәпчесе була. Шуңа күрә биек үкчәле туфлины мөмкин кадәр сирәгрәк кияргә кирәк.

Тигез табанлы аяк киеме

Биек үкчәләр генә аякка зыян сала дип уйласагыз, ялгышасыз – тигез табанлы аяк киемен гел кию дә шактый проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ир-атларныкы кебек ботинка кияргә яратасыз икән, моның нәтиҗәсе буыннар сызлавы булып чыгу ихтималын онытмагыз. Бөтен нәрсәдәге кебек монда да алтын урталык кирәк. Үзегезне башка төрле аяк киеменнән күрергә теләмәсәгез дә, кайчакларда аз гына үкчәсе булган аяк киеменнән дә йөргәләгез.

Авыр сумка

Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый, дигән сүзне еш ишетәбез. Әмма теләсәк-теләмәсәк тә, кайчак күтәрергә туры килә шул. Иңбашына аскан авыр сумка гәүдә торышын боза, ардырта һәм, гомумән, читтән караганда бер дә матур күренми. Сумка белән гел авыр әйбер ташырга мәҗбүрсез икән, һич югы иңбашына аса торган ул зур авыр сумканы быелгы сезонда модада булган рюкзакка алыштырыгыз.


Фикер өстәү