Мобилизация вакытында бронь бирелергә тиешле тагын бер һөнәр ияләре билгеле

Адвокатлар өчен өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру кичектерелә. Бу хакта Россия адвокатлар берлеге президенты Игорь Трунов белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Аның әйтүенчә, берлеккә Оборона министрлыгыннан юлланган җавапта адвокатлар бронь бирелергә тиешле һөнәр ияләре исемлегендә күрсәтелгән. Әмма ябык исемлек бу.


Фикер өстәү