“Сферум” дигән аралашу платформасы булдырылган

Республикада “Мәгариф” илкүләм проекты нигезендә “Сферум” дигән аралашу платформасы булдырылган.

Укытучыларны “Вконтакте” челтәрендәге төркемгә дә теркәгәннәр. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
– Хәзер “ватсап”та аралашу бик хупланылмый. Үзебезнең социаль челтәрләргә күчүегезне сорыйбыз. Әмма тере аралашуга берни дә җитми. Сыйныф җитәкчесе психолог кебек укучының серен саклый белергә тиеш. Бу укытучыга карата ышанычны арттырачак, – диде Илсур Гәрәевич.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү