22.12.2022 – алты “икеле” көненнән ни көтәргә?

“Зур абзый” киләчәк. Аннан бөтен дөньяга сак булырга кирәк. Чөнки бу көч юлында торган һәркемне юк итә ала”, –  дигән Ванга. Күпләр “Зур абзый”ның Россия булуына шикләнми, дип яза «Кызыл таң».

Моннан тыш, Ванга 22 декабрьдә ниндидер катаклизм булачагын да фаразлаган. “Кояшта җылыначакбыз, Кояш кара күләгә булып төшәчәк. Кешелеккә һәлакәт киләчәк”, — дигән күрәзәче. Канатлы фаразлар артында нинди мәгънә ятканын аңлау авыр, әлбәттә…
Быелгы ел “икеле”ләргә бай булды. Бу елга карата Ванга “Туган туганына каршы барачак” дип тә әйткән булган…

22.12.2022 — бу дата бөтен дөньяның тормышын үзгәртәчәк, дип ышана күпләр. Имеш, нәкъ моны Ванга әйткән булган. Ә инде 22 декабрьдән соң төгәл бер ел кешелек өчен зур сынау булачак икән. Нәкъ алты икеле көнендә дөнья “моңа кадәр” һәм “моннан соң”га бүленергә тиеш.

Бу гаҗәп көннән соң эрегән бозлыклардан тагын бер чир “иреккә чыгачак” һәм күпләрне кырачак, дип ышандыра кайберәүләр, күрәзәче әйткәннәргә сылтама ясап.

Фаразларның яхшылары да бар. “Алты икеле” көненнән соң планетабызны зур ачышлар көтә, кешелек дөньясы үсеш буенча ныклы адым ясарга тиеш икән. Хәтта Кояштан да көчлерәк энергия чыганагы ачылырга мөмкин. Кешеләр Айның мөмкинлекләрен дә куллана башларга тиеш.
Ни дисәң дә, 22.12.2022 — матур саннар датасы.

Ә астрологлар ни киңәш итә? Йолдызнамә белгечләре “алты икеле” көнендә шау-шулы кәеф-сафа корулардан, бәйрәм үткәрүләрдән тыелып торырга куша.

Бу тылсымлы көнне һич кенә дә саранланырга ярамый! Ә бурычларны биреп бетерсәң, бигрәк тә яхшы.

22.12 2022 – мәхәббәттә аңлашу өчен яхшы көн икән. Бу көнне хисләрен белдергәннәрне бәхетле гаилә тормышы көтә.

Ә менә нәкъ бу тылсымлы көнне мөнәсәбәтләрнең шатлык китермәвен аңлаганнарга бу бәйләнештән арыну хәерлерәк.
22.12.2022 – гап-гади көн, ул башка көннәрдән берничек тә аерылмый, бу көнне искитәрлек бернәрсә дә булмаячак, диючеләр дә бар. Сез ничек уйлыйсыз?


Фикер өстәү