Банкротлыкка чыгуның уңай һәм тискәре яклары нидә?

Бурыч җыйгансың икән, аны вакытында кайтарырга да кирәк. Әмма соңгы чиккә җиткән булсаң, нишләргә? Бу очракта белгечләр үзеңне закон нигезендә банкрот дип тану ягын сайларга куша. Эшне югалту, хезмәткә яраклы булмау яисә алдагы ярты елда акча мәсьәләсен уңай хәл итеп булмаган очракта, шушы юлга басарга туры килә. Банкротлыкка чыгуның уңай һәм тискәре яклары, бу эшне нидән башларга, кемнәр әлеге мөмкинлектән файдалана ала, кемгә мөрәҗәгать итәргә? «ВТ» шушы сорауларга ачыклык кертә.

Кимеми

Россия судлары бу елның тугыз аенда 194145 кешене һәм шәхси эшмәкәрне банкрот дип таныган. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 41,2 процентка артыграк. Әлеге статистик мәгълүмат белән Банкротлык турында белешмәләрнең бердәм федераль реестры (Федресурс) уртаклашты. Саннар шуны дәлилли: әҗәт йөге бик күпләр күтәрерлек дәрәҗәдә түгел.

Гыйнвар – сентябрь аралыгында гражданнарны судтан тыш банкрот (внесудебное банкротство) дип тануга бәйле 4710 эш кабул ителгән. Бу да узган елгы саннардан 43,3 процентка күбрәк. 3647 кешенең эше каралып беткән.

Компанияләргә бәйле вазгыятькә дә күз салыйк. Федресурс мәгълүматларына караганда, бу елның тугыз аенда корпоратив банкротлык күрсәткече кимегән. Быел ул 7227гә калган. Бу былтыргы саннардан 2,4 процентка кимрәк. Март – апрельдә 700әр эш каралса, сентябрь аенда нибары 208 эш кабул ителгән.

Мәгълүм булганча, банкротлыкка мораторий чорында (бу елның 2 октябрендә гамәлдән чыгарылды. – Авт.) әҗәтле кешеләр үзләренең хәле турында бары тик үзләре генә белдерергә хокуклы иде. Шул рәвешле кредиторлар ярдәме белән банкротлыкка чыгуга бәйле эшләрнең саны да кимегән. Әйтик, бер ел элек андый күрсәткеч 74,7 процент булса, быел – 66,8 процент.

Россия Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев әле күптән түгел генә булып узган Үзәк федераль округ судлары судьяларының Х Бөтенроссия съездында быел банкротлык буенча карала торган эшләр саны 33 процентка артты дип белдергән иде. Димәк, банкротлыкка чыгучылар саны чынлап та арта. Нигездә андыйлар зур шәһәрләргә, әйтик, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка туры килә.

Банкрот булуның ние бар?

Бер әҗәт алып, аны унлата кайтарасын кайчагында онытып та җибәрәләр бугай. Аннан терсәкне тешләргә генә кала: кредит буенча процентлар арту, штраф белән очрашырга туры килә… Банкрот дип тану процессын кайчан башларга соң? Бу эшнең үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? Ул кемгә файда китерә? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, арбитраж идарәче ярдәмчесе Алсу Әхмәтовага мөрәҗәгать иттек.

Алсу Әхмәтова

Банкротлыкка чыгу процедурасы буенча мөрәҗәгать итүчеләр күпме? Нигездә сезгә кемнәр ешрак мөрәҗәгать итә?

– Татарларда курку хисе бар. Нәкъ тә безнең халык бу процедурага еш һәм күп мөрәҗәгать итә димәс иде. Тик бит бу процедура законга таянып башкарыла. Бернинди дә мошенниклык түгел. Асылда бик җитди, җаваплы эш ул. Банкротлыкка чыгу процедурасына ышаныч булмау бик үк дөрес түгел. Банкротлык турында закон 2015 елда гамәлгә керде. Әмма аны бөтен матди бәлаләрдән коткара торган дару итеп кабул итәргә кирәкми.

Гадәттә, консультациягә дип, бик авыр тормыш хәлендә калучылар килә. Әйтик, кредит алганда физик зат бурычларын кайтара ала торган хәлдә булган, ди. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында (эштән китү, кереме кимү, кыскартылуга дучар булу, чир) түләү мөмкинлеге авырая. Менә шундый кешеләр өчен банкротлыкка чыгу – кыен хәлдән чыгу юлы да һәм ярдәм кулы да.

– Әлеге төшенчә турында җентекләбрәк аңлатып үтсәгез иде.

–  Гади генә әйтсәк, әҗәтләрдән котылу ысулы бу. Банкротлык – Арбитраж суд тарафыннан кешенең кредитларын түли алмавын тану ул. Кеше кредитларын гына түгел, заем, салымнарын да, гомумән, бурычын түли алмас дәрәҗәдә икән, ул үзен законлы рәвештә банкрот итеп игълан итәргә хокуклы. Болар барысы да 127 нче Федераль законга нигезләнеп башкарыла.

Үзен банкрот дип тану барлык кешеләргә дә туры киләме?

 Юк, әлбәттә. Банкротлык процедурасын үтәр өчен шактый юл узарга туры киләчәк. Шуңа да башта очрашып, консультация үтәргә кирәк. Аннан документлар белән эш башлана. Кеше факторы дигән нәрсә дә бар бит. Кайбер нәрсәләр онытыла, хәтердән җуела. Ә документта барысы да язылган.

 Нинди очракта әҗәтләрдән бу ысул белән котылып булмый?

 Әйтик, ипотекага алынган фатирыгыз бар, ди. Сез әле аны тулысынча түләп тә бетермәгән. Банкротлык барлык әҗәтләрне дә «кичерә» ул. Тик ипотека очрагында, банкротлыкка чыгып, банк алдындагы бурычны юк итеп, фатирлы булып калу мөмкин түгел.

Тагын бер сәбәп әҗәт суммасының күләменә бәйле. 350 мең сумнан артмаган бурыч белән банкротлыкка чыгу отышлы түгел.

Бик күп милек иясе булу да банкротлыкка чыгуга киртә. Поручительләр өчен дә банкротлык процедурасын башлап җибәрү  отышлы түгел. Әйтик, сез 1 млн сум күләмендә кредит алдыгыз, ди. Поручитель буларак сезнең туганыгыз теркәлгән, ди. Банкротлык процедурасын узгач, сезнең барлык әҗәтләрегез юкка чыгачак, әмма туганыгызда алар калачак. Аңа да бу юлны узарга кирәк булачак дигән сүз.

–  Эшне нидән башларга?

–  Иң элек – консультациягә килергә, бу эш белән шөгыльләнүче яхшы белгеч табарга. Сер түгел, бу өлкәдә дә кырыгалдарлар бик күп. Алар кеше бәласеннән бизнес ясый. Акча алып, килешү төзиләр дә, бу эшне башка кешеләргә тапшыралар. Мөрәҗәгать иткән кешенең хәле болай да мөшкел, ул тагын да зуррак упкынга тәгәри дигән сүз. Шуңа күрә теләсә нинди белгечләргә, ялган мәгълүматка ышанмаска киңәш итәм. Әҗәтләрдән котылырга булышучылар тәкъдим иткән кызыктыргыч түбән бәяләргә дә кызыгырга ярамый. Уяу булырга кирәк.

– Бик күпләр бу процедурадан курка да әле. Банкрот дип танылгач, хәлләр тагын да мөшкелрәк булачак дип фаразлаучылар бар. Ә чынлыкта ничек соң?

–  Чынлап та, шулай. Әйткәнемчә, безнең халыкка бигрәк тә хас бу. Әлеге процедураны авыр дип кабул итәләр, шул рәвешле үзләренең хәлләрен катлауландыралар. Әҗәтләрсез тормыш рәхәтрәк бит. Кеше тапкан акчасын бурычка түгел, үзенә сарыф итә ала дигән сүз.

– Физик затның даими эш урыны һәм хезмәт хакы бар, ди. Андыйларны банкрот итеп танырга буламы?

Әҗәтле кешенең рәсми эштә эшләве һәм даими тотрыклы кереме булуы банкрот итеп тануга киртә була алмый. Җыелган бурыч күләме айлык керемнән күпкә артыграк булырга мөмкин. Штраф һәм пеняларны да исәпкә алсак, ул сумма бигрәк тә зур була бит. Әйтик, бурычлы кеше 100 мең сум хезмәт хакы ала һәм 200 мең сумлык бурыч белән банкротлык процедурасын үтәргә җыена икән, бу бик үк мантыйкка туры килә торган гамәл булмас. Ә инде 2 млн сум бурычы белән айлык кереме 50 мең сум булган кешегә бу кирәк.

– Белгеч буларак, бу җәһәттән нинди киңәшләр бирер идегез?

Кабатлап әйтәм: әлеге процедура – бик җитди һәм җаваплы хезмәт. Кеше ахыр чиктә әҗәтләрсез калган кебек үк, административ җаваплылыкка да җәлеп ителергә мөмкин. Әйтик, ялган мәгълүмат һәм ялган документлар биргән өчен. Бу эшкә җаваплы карарга кирәк.

Кеше кырыгалдарлар кулына да калмасын иде. Алар бик актив реклама алып бара. «Бурычларны 100 процент юк итәбез», «булдыра алмасак, акчагызны кире кайтарабыз», янәсе. Менә шулай алдап, кешегә килешү төзетеп, хәлне катлауландырырга да мөмкиннәр. Түбән бәягә кызыгып, үзегез теләгәнне генә ишетеп алданмагыз.

– Банкрот булып танылгач, кредит алып буламы?

Кредит алуга юридик чикләүләр юк. Банклар, киресенчә, банкротларга кредит бирү яклы. Банкротлыкка чыкканнан соң, банк, әлбәттә, физик затның мондый процедура узганын беләчәк. Бу мәгълүмат аның кредит тарихында күрсәтеләчәк. Бурычлардан котылгач, биш ел дәвамында кредит алган вакытта физик затка банклар алдында банкротлыкка чыгуы турында хәбәр итеп торырга кирәк.

Ни өчен банклар банкротларга кредит бирергә ашкынып торамы? Банк кешенең кредит тарихы чиста булуын, бурычларсыз калуын күрә. Димәк, аның кредит йөге нульгә тигез. Моңа өстәп физик затның керем китерә торган хезмәт хакы да булса, бу кеше банк өчен – «алтын» клиент.

Нинди документлар кирәк?

Арбитраж судка гариза бирү өчен түбәндәге кәгазьләрне әзерләргә кирәк:

– гариза;

– бурыч барлыгын раслаучы документлар;

– кредиторлар исемлеге;

– милеккә документлар (ЕГРН, опись, милеккә ия булуны раслаучы документларның күчермәсе);

– керем күләме турында белешмә, түләнгән салымнар турында белешмә (эш урыныннан);

– банк счетлары;

– ИНН һәм СНИЛС күчермәләре.

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү