Илсур Һадиуллин: «Бер бала белән дә авылны саклап була дип уйлыйм»

Авыллардагы кечкенә мәктәпләрне ябу турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип искәртте. Республикада хәзерге вакытта 99 аз укучылы башлангыч мәктәп эшли. Министрлык мәктәпләрне саклап калуда ничек көрәшә?

– Кукмара районында мәктәпләрне бергәләп сакладык. Башка районнарда да андый очраклар да бар. Барысы да истә түгел. Әгәр балалар бар икән, безнең бурыч – мәктәпне саклау. Урта мәктәпне – төп, төпне мәктәпне башлангычка калдыру яклы түгелбез. Башлангычта бер генә бала булса да, аны сакларга тәкъдим итәбез. Мәктәп булмаса, авылының киләчәге юк. Бер бала белән дә авылны саклап була дип уйлыйм. Бүген берсе туса, иртәгә икенчесе, өченчесе туар. Кемдер күченеп китә, кемдер, киресенчә, кайта, – диде Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган уку елында Арчадагы 5 нче гимназиясенең филиаллары, Түбән Аты төп мәктәбе, Урта Курса башлангыч белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы, Яңа Кишет төп мәктәбе, Урта Бирәзә башлангыч мәктәпләре сакланып калган. Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясе филиалы Купка башлангыч мәктәбе ремонттан соң ачылган. Кукмара районының Олыяз урта мәктәбе филиалы булган Балыклы авылында яңа мәктәп төзегәннәр. Ә менә Менделеевск районында авария хәлендәге Турай урта мәктәбе эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булган.

Сәрия Мифтахова


2 фикер

  1. Молодец кызым АЛМИРА УНЫШЛАР СИНА…БЕЗ СИНА Унышлар телибез!!!

Фикер өстәү