Экологик чиста һәм зарарсыз булган чистарту чаралары җитештерүче Алсу Камалова: «Модада – табигыйлек»

«Минем өчен үземнең һәм гаиләмнең сәламәтлеге мөһим». Сарманда яшәп, экологик чиста һәм зарарсыз булган чистарту чаралары җитештерүче Алсу Камалова әлеге эшкә тотынуының сәбәбен әнә шулай дип аңлата. Әлеге мавыгуы кечкенә кызы белән декретта утырган вакытта башлана.

– Экологик чиста ризык, көнкүреш кирәк-ярагы турында бала булгач, тагын да ныграк уйлый башлыйсың икән. Хәер, миндә ул бала туганчы ук формалаша башлаган иде. Шуңа күрә бәби алып кайтканчы ук мондый төр продукция белән кызыксына башладым. Ләкин кибетләрдә аны табу авыр, булганы да бик кыйммәт. Шулай ук намуссыз эшләүчеләр дә очраштыргалады, – дип аңлатты ул үзенең әлеге һөнәргә алып килү юлын.

Шулай итеп Алсу экологик чиста көнкүреш продуктларын ясарга ниятли. Иң элек ул рецептлар әзерләүче Ильмира Исмәгыйлева дигән белгечнең социаль челтәрләрен кызыксынып күзәтә. Бераздан аның курсларына языла. Акрынлап үзе дә продуктлар ясый башлый, ә ныклап торып эшләп китүе узган елның маена туры килә. Башта экологик чиста һәм зарарсыз чистарту чараларының чималларын табу белән авырлыклар була, ләкин тора-бара анысы да җайлана. Кыскасы, бүген Алсу плитә, ванна, савыт-саба юа, кием агарта, кухня гарнитурын, суыткычларны һәм башка өслекләрне чистарта торган универсаль юу чараларын ясый.

– Барысы бергә 22 рецептым бар, ягъни шуның кадәр ясау мөмкинлеге бар, ләкин әлегә мин халык аеруча күп сорый торган җиде төрле чистарту чарасын эшлим.

Йортлары янында гына бар уңайлыклары булган бүлмә дә ясап куйганнар.

– Шәхси эшмәкәр булып теркәлдем. Ниндидер бина арендалап та эшләргә мөмкин булыр иде, тик Сарманда бар уңайлыклары булган бина табу җиңел түгел, шуңа күрә әлегә менә шушында урнаштым. Бер төрле юу чарасын ясар өчен 3–4 сәгать вакыт кирәк. Гадәттә бер ясаганда 20ләп данә эшлим, – диде ул.

Алсу үзе җитештергән продуктын төрле кибетләр аша сата икән. Киләчәктә эшен җәелдереп, маркетплейсларга чыгу планы да бар. Әйтергә кирәк, бәяләре дә чын экологик продуктлар белән чагыштырып караганда арзанрак.

– Иң сөендергәне – кешеләрнең табигыйлеккә тартылуы, химия кушып эшләнгән әйберләрдән читкәрәк китүе. Сайлау мөмкинлеге булгач, теләп алалар. Мин ясаган продуктка да сорау зур. Бердән, алар зарарсыз булса, икенчедән, нәтиҗәсе бар. Эшемнең иң зур канәгатьлек китерә торган өлеше – ул халыктан килгән кайтавазлар, – ди яшь эшмәкәр.

Район үзәгендә, авылда яшәп тә, яңа төрле һөнәрләргә өйрәнеп була, дип саный Алсу. Баштагы вакытларда үзендә курку, шикләнү булса да, тәвәккәлләп кереп киткәч, эшеннән бик канәгать булуын әйтте.

– Һөнәрем буенча мин – укытучы, ләкин мәктәптә укытканым булмады. Никтер күңелем шушы тармакка күбрәк тартылды. Эш башлаганда ниндидер ерак шәһәрләргә җибәрермен, дип уйламаган да идем. Ә хәзер минем продуктлар Дагыстан Республикасына, Мәскәүгә күп китә. Кешеләргә файдалы була алуым белән бәхетлемендер, дип уйлыйм. Зарарлы ризыклар, химия тормышта болай да күп, мөмкин булганча экологик чиста продукт куллансак иде дип телим, – диде Алсу Камалова.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү