Казан ВУЗлары Лисичанск балаларына ике меңләп Яңа ел бүләге җыйган

Казандагы югары уку йортлары Лисичанскта яшәүче балалар өчен ике меңләп данә Яңа ел бүләге әзерләгән.

Яңа ел күчтәнәчләре тиздән үз ияләренә барып җитәчәк. Бәйрәм алдыннан балаларны азмы-күпме куандыру идеясын Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе тәкъдим иткән.

– Безнең барлык уку йортлары белән уртак чат бар. бу тәкъдимне ишетүгә, берәү дә битараф калмады – барысының да бераз булса да андагы балаларны сөендерәсе килде. Бер көн дигәндә ике меңләп Яңа ел бүләге җыйдык, – диде академиянең административ эш һәм социаль үсеш буенча проректоры Наталья Гречанникова.

Татлы бүләкләр белән беррәттән, уку йортлары хезмәткәрләре һәм студентлары балалар өчен уку кирәк-яраклары һәм уенчыклар да сатып алган.


Фикер өстәү