Такси йөртүчеләргә хезмәт килешүе төземичә генә эшләү тыелачак

Бүген Дәүләт Думасы такси эшен җайга салучы законны өченче – соңгы укылышта кабул иткән. Ул йөртүчегә, шулай ук автомобильнең тышкы, эчке “кыяфәтенә” карата таләпләрне билгели, шулай ук йөртүчеләргә хезмәт килешүе төземичә генә эшләүне тыя. Бу хакта ТАСС документка таянып яза.

Закон нигезендә, җиңел такси йөртүгә чикләүләр кертелә. Әйтик, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен өч штрафын түләмәсә, такси руленә утыра алмаячак. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, хокукны торгызганнан соң бер ел узгач кына таксист булып эшли башларга мөмкин.
Хәзер йөртүчеләр транспорт оешмасы белән хезмәт килешүләре төзергә тиеш булачак. Рөхсәткә ия булган хосусый эшмәкәр, шулай ук үзмәшгуль (рөхсәткә һәм такси агрегаторы белән килешүгә ия булган) таксист булып эшли ала.
Автомобильнең кузовында шахмат тәртибендә контраст төстәге шакмаклардан торган сурәт булырга тиеш. Түбәсенә әфлисун төсендәге фонарь урнаштыру тәкъдим ителә. Әмма бу таләпләр закон үз көченә кергәнче пассажирлар ташуга рөхсәт алган йөртүчеләрнең машналарына кагылмаячак.
Такси салонында мөһим мәгълүматлар, шул исәптән машинаның дәүләт номеры, йөртүче турында мәгълүматлар һ.б. урын алырга тиеш.


Фикер өстәү