Римма Ратникова: “Иртәгәгә кадәр республика җитәкчесе атамасы вариантлары буенча тәкъдимнәрне эшләп бетерергә кирәк”

ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова депутатларга иртәгәгә кадәр республика җитәкчесенең исем вариантларын эшләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, “башлык” сүзе республиканың милли үзенчәлекләрен тасвирламый, аңа ниндидер өстәмә кирәк. Башка тәкъдимнәр белән бергә ул Юлбашчы атамасын да әйтте. Бу хакта Татар-информ яза. 

– Сездәге кебек, миндә дә зур канәгатьсезлек бар, – диде Римма Ратникова. – Беренче чиратта, иң югары вазифаи зат атамасы буенча. Чөнки бу атама проектның башыннан алып ахырына кадәр бер биттә берничә тапкыр кабатлана һәм күңелгә тия. Аңа аналогны төрки телләрдә табарга мөмкин. Дәүләт Башлыгы, Хәким, Баш Хәким, Әмир дип атарга да була. Татарда бик матур “Юлбашчы” дигән сүз бар. Дөрес, кайчандыр ул башкачарак мәгънәдә кулланылган, тик әгәр бүгенге мәгънәне бирсәк, безне бу юлдан алып баручы, була.

Аның фикеренчә, бу бик мөһим тема, чөнки Россиядә катлаулы вазгыять. Һәм Татарстанга аерым роль бирелгән.

– Ислам илләренә, Көнчыгышка йөз тоту бара, ә без монда – әйдә әле, президентны үзгәртеп, бөтен җирдәге кебек башлык ясыйк, дибез. Әйдәгез тулыландырыйк. Иртәгәгә кадәр башка сүз табарга мөмкин бит. “Президент” ярамый, тик башка сүз.. Әйдәгез уйлыйк, – диде Римма Ратникова һәм “артка чигенергә чара юк”, төзәтмәләрне барыбер кертергә туры киләсен әйтте.


Фикер өстәү