Социаль челтәрләрдә ялган хәбәрләр арткан

Ел башыннан бирле республиканың мәгълүмат киңлегендә 29 фейк ачыкланган.

Күпчелеге махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизациягә бәйле. Татарстан Төбәк белән идарә итү үзәге мәгълүматларына караганда, март аенда интернетта, янәсе, озакламый илдә хәрби хәл кертеләчәк, шуңа күрә күпләп азык-төлек сатып алырга кирәк, дигән чакырулар белән тулы хәбәрләр таратыла башлаган. Декабрьдә исә социаль челтәрләр, имештер, мобилизацияләнүчеләрнең, хәрби хезмәткә әзерләү үзәге капкасын җимереп, аннан качулары турында хәбәрләр белән тулган.
Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр һәм мессенджерларда ялган мәгълүматтан торган хәбәрләрнең гомуми саны 24 меңнән артып киткән. Алар 17,3 миллионнан артыграк карау, 207 мең «лайк», 84 меңнән күбрәк репост һәм 34 мең чамасы фикер җыйган. Тиешле ведомстволар ялган хәбәрләрнең һәммәсен дә тиз генә кире кагып, үзләренең аңлатмаларын биргән.


Фикер өстәү