Радик Салихов: «Гарәп дөньясы лидерлары Рөстәм Миңнехановны «Рәис» дип атаячак»

«Рәис» исемен Татарстанның беренче президентлары йөрткән», — диде Тарих институты директоры. 

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов гарәп дөньясы лидерлары Рөстәм Миңнехановны «Рәис» сүзе белән атаячакларын әйтте.

Аның әйтүенчә, «Рәис» атамасын Татарстанның беренче президентлары йөрткән. «Совет Татарстанын оештыручыларның берсе һәм республика Совнаркомының беренче рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев Татарстан Республикасы Рәисе дип аталган. Аның дәвамчысы – ТАССР Совнаркомы рәисе вазифасындагы Кәшшаф Мохтаров рәсми рәвештә «Рәис» дип аталган», — дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә Радик Салихов.

«Рәис» — гарәп сүзе, ул татар һәм гарәп мәдәниятенең үзара күпгасырлык хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә табигый һәм аерылгысыз милли терминологик аппаратының бер өлеше булып тора. Татар телендә әлеге лексема «президент», «дәүләт башлыгы», «рәис» кебек төрле мәгънәләрдә кулланыла», — дип аңлатты ул.

Радик Салихов «Рәис» терминының эчтәлеге турында да сөйләп үтте.

«XIX гасырда күренекле тарихчы, дин белгече һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани аны татар үзидарә җәмгыяте (шәһәр Ратушалары) җитәкчеләре билгеләмәсе буларак кулланган. Мәрҗани, Россия империясе составында татар халкының үзидарә системасы барлыкка килү турында сөйләгәндә, үзенең танылган «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (Казан һәм Болгар тарихы чыганаклары) әсәрендә барлык танылган рәисләрне (җитәкчеләрне) санап чыккан», — диде ул.

Тарих институты директоры бу төшенчәнең соңрак киң кулланылыш алуын әйтте. «Шул ук елларда язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан үзенең мәкаләләрендә монархия һәм республика төзелеше аермалары турында уйланганда республика җитәкчесен «Рәис» сүзе белән атаган», — диде Радик Салихов.

«Шулай итеп, «Рәис» сүзе тарихи яктан мантыйкка туры килә. Ул шулай ук республиканың чит ил партнерлары өчен дә аңлашыла, һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләүче Рөстәм Миңнехановның халыкара эшчәнлеге контекстында сөйләсәк, бу сүз гарәп дөньясына бик яхшы аңлашыла, дәүләт җитәкчесе белән эш итүләрен аңлаячаклар», — дип саный ул.

 


Фикер өстәү