Беркөнне телевизордан тапшыру карап утырам. Алып баручы тапшыруга килгәннәргә сораулар бирә. Җаваплар кызыклы, мәгънәле тоелса, тыныч кына, хәтта бераз оялган сыман: «Уау!» – дип хуплап куя. Тапшыруның нинди каналдан барганын, ничек аталганын да әйтмим. Бу татарча тапшыру иде. Нәрсәнедер хуплаганда, «Уау!» – дип куюның максатын аңлап бетермәдем мин. Әллә бу – заманнан артта калмаска тырышу микән? Бәлки, акыллы булып күренергә омтылудыр? Ә бәлки, мин бүгенге яшьләрнең, телевидение телен аңлап бетермимдер? Ни дисәң дә, теге гасыр кешесе бит!
Телеэкраннардан татарча тапшыруларда «пока-пока!» дип саубуллашуларга күнегеп беттек инде, бу «уау»лары, «сленг»лары нәрсә икән инде? «Сленг» нәрсә ул?» – дип улымнан сораган идем, бер сүз белән: «Жаргон», – диде. Әдәби сөйләм теле тирәсендә буталып йөргән сүзләрне мулдан кулланырга тырышу безгә нәрсә бирә икән? Бу турыда сүз кузгаткач, кайбер танышларым миңа кызганып карап куйдылар, янәсе, картаясың, иптәш Гыйлемханов. Анысы да бардыр инде. Шулай да берсенә: «Ә син «уау» дигән сүзне заманында Тукай да кулланганын беләсеңме?» – дидем. Көлде бу миннән. Ә мин: «Тукай бу сүзне авыл этләреннән ишеткән», – дидем дә, «Су анасы» әкиятендәге мәгълүм юлларны исенә төшердем: «Вау» да, «вау» да, «һау!» да «һау» – бертуктамый этләр өрә».
Аптырады танышым, чынлап әйтәме бу, уйнапмы дигәндәй, миңа карап уйга калды. Шаяртуны аңлады, әлбәттә, тик шактый вакыт эндәшми торды. Мин дә дәшмәдем, уйлансын әле, дидем. Ә уйласаң, уелып китәрлекләр бар. Тел – һәр милләтнең иң зур байлыгы. Татар теле исә – дөнья йөзләрендә иң киң кулланылышта булган 14 телнең берсе. Бер яктан без шушы байлыкны саклау кирәклеге турында сөйлибез, икенче яктан үзебез үк шул байлыкны әрәм-шәрәм итәбез. Гаҗәп хәл инде бу, «уау!»
Әле хикмәт татар телендә генә дә түгел, Россиядә рәсми рәвештә дәүләт теле булган рус теле язмышы да шактый мөшкел хәлдә. Ул да чүпләнә, зәгыйфьләнә, аны куллану даирәсе тарая бара. Моңа, беренчедән, дөньяда барган милләтара ызгышлар сәбәп булса, икенче яктан үзебез дә кимен куймыйбыз.
Бу араларда телевизордан сугыш турында фильмнар күп күрсәтәләр. Безнең офицерлар телендә ике сүзнең берсе – «мать вашу». Сугыш турындагы иске фильмнарда геройлар кемнеңдер анасын телгә алып сүгенмиләр иде. Кая китте матур, әдәби сөйләм теле, «мать якасын!»
Телләрнең «сукбай» сүзләр, ягъни жаргоннар белән чуарлануы – бер хәл, әле кирәксә-кирәкмәсә чит сүзләр куллану модага керде. Әй, чит илләргә, чит телләргә кызыгабыз да инде! Бу – сукырларча иярү, ягъни «тәтәй чаба, мин дә чабам» дип яшәү галәмәте. Һәр телнең чит телләр хисабына баюы табигый, әмма без артыгын кыланабыз кебек. Чама белеп кулланмасаң, иң яхшы даруның да агуга әйләнү ихтималын онытабыз.
Россия Дәүләт Думасына чит сүзләр куллануны киметү турында закон проекты кергән иде. Белүемчә, ул беренче укылышта кабул ителгән. Закон проекты, һичшиксез, бик бәхәсле. Телне закон чыгарып кына саклап калып булмый. Безнең халыкларда милли горурлык хисләре бетеп бара төсле. Чит сүзләр кыстырып сөйләгән кеше үзен дөнья йөзләрендә иң акыллы, иң укымышлы һәм «продвинутый» дип хис итә, «уау!»
Әгәр дә Думада әлеге закон кабул ителсә, чит сүзләр, терминнар куллану бөтенләй тыелса, рус кардәшләребез үз телендә әйтәсе сүзен әйтеп, фикерен аңлатып бетерә алырлар микән? Бу уемны бер дустыма әйткән идем, ул: «Руслар татарчага күчәр, бәлки», – дип бәхетле елмаеп куйган иде. Әмма, татарчага күчсә дә, аны шул ук язмыш көтәчәк. Чөнки татар теленә мөнәсәбәт, йомшак кына әйткәндә, әллә ни мактанырлык түгел. Аны кысу хакимияткә дә файда китерми. Телне, милләтне кысу тарихта гомер-гомергә ызгышлар тудыра килгән. Илдә-җирдә барган бүгенге вакыйгалар – өлешчә, шуңа бер мисал. Бүген өйдән чыкканда хатыныма «уау!» дидем. Ә ул миңа бик сәерсенеп карады. Алай караганы юк иде әле.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat