Ташларны алдырдым да бетте түгел: алар тагын барлыкка килергә мөмкин

Үт куыгын алдырганнан соң ташлар барлыкка килми дигән сүз түгел. Ташлар үт юлында тыгылырга мөмкин. Операция кичергән кеше сәламәтлегенә һәм туклануга аеруча игътибарлы булырга тиеш. Холестеринга бай ризыкларның таш барлыкка китерүе фәнни яктан күптән расланган. Шуңа күрә майлы ризык, атланмайдан баш тарту хәерле. Майлылыгы түбән булган сөт ризыкларына өстенлек бирегез. Күбрәк хәрәкәтләнегез. Операциядән соң 1,5–2 ай үткәч, көн саен 30–40 минут җәяү йөрергә кирәк. Йөзү бик файдалы. Иртән гимнастика ясауны гадәткә кертегез.


Фикер өстәү