26 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

107 ел элек (1915) Һава һөҗүменә каршы гаскәрләрнең беренче бүлекчәләре төзелә

1915 елның 26 декабрендә Беренче бөтендөнья сугышы барышында генерал Михаил Алексеев дошман авиациясенә каршы ут алып бару өчен беренче артиллерия батареяларын формалаштыру турында боерык чыгара. Бу дата Россиянең һава һөҗүменә каршы коры җир гаскәрләренә нигез салынган көн дип санала. Россия Оборона министрының бу датаны гамәлгә кую турындагы боерыгы 2007 елның февралендә чыга.

 

Декабристлар восстаниесе

197 ел элек (1825) Петербургта декабристлар фетнәсе була. Кискен борылышка китерүче  бу талпынышны дворяннар төркеме оештыра. Төп максатлары – самодержавиене бәреп төшереп, крепостнойлыкны бетерү, конституция кабул итү була. Декабристлар восстаниене 1826 елның җәенә планлаштыралар. Әмма Александр I нең үлеме бу чараны тизләтә. Фетнәне Генераль штаб полковнигы Сергей Трубецкой җитәкли. 26 декабрь көнне Сенат мәйданына 3 меңнән артык баш күтәрүче җыела. Алар Сенатны Николай I гә ант итүдән туктатырга һәм рус халкына манифест белән чыгарга планлаштыралар. Ләкин беренче минутларында ук планнары җимерелә. Чөнки сенаторлар императорга иртүк ант биреп таралышалар. Мәйданга баш күтәрүче хәрби подразделениеләрнең күбесе килми. Трубецкой үзе дә бөтенләй күренми. Баш күтәрүчеләр белән аңлашырга теләү Петр Каховскийның Петербург генерал-губернаторы Михаил Милорадовичны атып үтерүе белән тәмамлана. Кичкә таба Николай I мәйданга хәрбиләрне китертеп, ут ачарга боера. Фетнә бастырыла. Нәтиҗәдә 1200 кеше һәлак була, тикшерү һәм суд эшләренә 570 тән артык кеше җәлеп ителә. 5 декабристны асып үтерәләр, 120 дән артыгын Себергә сөрәләр.

 

31 ел элек (1991) Советлар Союзы рәсми рәвештә яшәешен туктата

26 декабрьдә СССР Югары Советының Республикалар советы үзенең соңгы утырышында «Бәйсез Дәүләтләр Берлеге төзелү уңаеннан» декларациясен кабул итә. Документ нигезендә Советлар Союзы дәүләт һәм халыкара хокук субъекты буларак яшәешен туктата.

 

239 ел элек (1783)  биеклектән беренче тапкыр парашют ярдәмендә сикерәләр

Француз физигы һәм уйлап табучы Луи Себастьян Ленорман, кулына махсус эшләнгән кулчатыр тотып, Монпелье шәһәрендәге обсерватория түбәсеннән аска «оча».

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү