26 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Ликбез

101 ел элек (1919) Халык Комиссарлары Советы «РСФСР да яшәүчеләр арасында наданлыкны бетерү» дип аталган декрет кабул итә. Бу документ нигезендә Россиядә яшәүче 8 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган кешеләр язарга һәм укырга өйрәнергә тиеш булалар. 1920 елның июнь аенда наданлыкны бетерү буенча (ликбез) Бөтенроссия гадәттән тыш комиссия оештырыла. Ул Анатолий Луначарский җитәкчелегендәге Мәгариф наркоматына буйсына. Ликбез укытучылар әзерли, дәреслекләр чыгара, курслар оештыра. 1930 елда юкка чыгарыла.

Декабристлар восстаниесе

95 ел элек (1825) Петербургта декабристлар восстаниесе була. Кискен борылышка бу талпынышны дворяннар төркеме оештыра. Төп максатлары — самодержавиене бәреп төшереп, крепостнойлыкны бетерү, конституция кабул итү була. Декабристлар бу восстаниене 1826 елның җәенә планлаштыралар. Әмма Александр I нең үлеме бу чараны тизләтә. Восстаниене Генераль штабның полковнигы Сергей Трубецкой җитәкли. 26 декабрь көнне Сенат мәйданына 3 меңнән артык баш күтәрүче җыела. Алар Сенатны Николай I гә ант итүдән туктатырга һәм рус халкына манифест белән чыгарга планлаштыралар. Ләкин беренче минутларында ук планнары җимерелә. Чөнки сенаторлар императорга иртүк ант биреп таралышалар. Мәйданга баш күтәрүче хәрби подразделениеләрнең күбесе килми. Трубецкой үзе дә бөтенләй күренми. Баш күтәрүчеләр белән аңлашырга теләү Петр Каховскийның Петербург генерал-губернаторы Михаил Милорадовичны атып үтерүе белән тәмамлана. Кичкә таба Николай I мәйданга хәрбиләрне китертеп, ут ачарга боера. Фетнә бастырыла. Нәтиҗәдә 1200 кеше һәлак була, тикшерү һәм суд эшләренә 570 тән артык кеше җәлеп ителә. 5 декабристны асып үтерәләр, 120 дән артыгын Себергә сөрәләр.

Ватан сугышы

208 ел элек (1812) француз армиясенең соңгы частьлары Россия империясен ташлап китә. Наполеон армиясе (640 мең кеше) Россиягә 1812 елның 24 июнендә бәреп керә. Дошманга каршы 240 мең рус солдаты сугыша. Беренче этапта рус армиясе Мәскәүгә кадәр чигенә. Башкала янында Бородино сугышы кабына. Икенче этапта Наполеон армиясен чигенергә мәҗбүр итәләр. Дошман армиясен ноябрь аенда Березина елгасы буенда тар-мар итәләр. 600 меңлек армиядән бары тик 30 мең солдат исән кала. Бу сугышка соңгы нокта 1812 елның 26 декабрендә куела. 1813 елның 6 гыйнварында император Александр I 1812 елгы Ватан сугышының тәмамлануы турында манифестка кул куя.

Беренче парашют

237 ел элек (1783) биеклектән беренче тапкыр парашют ярдәмендә сикерәләр. Француз физигы һәм уйлап табучы Луи Себастьян Ленорман, кулына махсус эшләнгән кулчатыр тотып, Монпелье шәһәрендәге обсерватория түбәсеннән аска “оча”.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү