Республика күләмендә елның иң яхшы спортчылары игълан ителде. Ир-атлар арасында – ВМХ-райдер (велосипедта экстремаль йөрү) Ирек Ризаев, хатын-кызлар арасында бадминтончы Евгения Косецкая республиканың иң яхшы спортчылары буларак танылды. Ә инде елның иң яхшы командасы, 2019 елдагы кебек үк, «КамАЗ-Мастер».
Шулай ук физкультура-савыктыру эшен оештыру буенча иң яхшы районнар һәм шәһәрләр дә билгеләнде. Бу исемгә Спас һәм Саба районнары, Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләре лаек булды. «Иң-иңнәр» арасында «Динамо-Ак Барс» волейбол клубы аерым билгеләп үтелде. Ул «Спортның команда уены төрләре буенча Татарстанның иң яхшы хатын-кызлар командасы» номинациясендә җиңде. Команда остазы Ришат Гыйлаҗетдинов исә – «Ел тренеры». Иң яхшы спортчыларны Премьер-министр Алексей Песошин котлады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat