Казанның «Чулпан» мәдәният йорты ачылды

Казанның Идел буе районында «Чулпан» мәдәният йорты ачылды. Мәдәният йортын ачу тантанасында Татарстан Президенты да катнашты.

– Бик матур бина төзелде. Әле күптән түгел шәһәр мэры Илсур Метшин белән монда килеп, эш барышы белән танышкан идек. Ул чакта бераз ачуланып та алдык. 100 еллыкка җитешмисез бит, дидек. Менә бит бина да төзелде, тирә-як та матурланды. Төзүчеләргә рәхмәт, – диде ул. – Барысы да хәерле булсын! Бирегә халык рәхәтләнеп йөрсен. Бинаның куа­­нычын күрегез.

Татарстан Президенты быел Казанда мәдәният өлкәсендә генә түгел, башка бик күп эшләр башкарылуын әйтте. Халыкны Яңа ел белән котлап, теләкләрен җит


Фикер өстәү