Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче 12 яшьлек малайның хыялын чынга ашырган

Малайның Иннополиста буласы килгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе кысасында Чаллыда яшәүче 12 яшьлек Руслан Хәбибуллинның теләген тормышка ашырган. Малайның Иннополиста буласы килгән икән, дип яза “Челнинские известия”.

Руслан программалау белән җенләнә: компьютерларны сүтә-җыя, кирәкле әйберләрен үзе сатып ала, шулай ук “Кванториум” балалар технопаркына дәресләргә йөри.

Руслан башта Иннополисның башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Хуҗҗатов белән бергә Иннополис лицеенда булган. Биредә Россиянең 22 төбәгеннән сайлап алынган 7-11 сыйныф укучылары белем ала. Малай уку аудиторияләре, робот техникасы һәм технологияләр кабинетлары, спорт залы, китапханә һәм бассейн белән танышкан.

Экскурсия азагында Руслан пилотсыз таксида утырып йөргән һәм җирле университетта булган.


Фикер өстәү