Сүзләр йөри. «Андыйларны зиратка кертмиләр бит, кая барсын инде…»

Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә… Телнең кыйбласы юк.

Вәт. Менә авылга кайтам. Мин инде монда көтеп алынган кунак. Һәрбер сүзем – яңалык. Бик гади кеше түгел бит инде, прастой халык бик иснәнеп тә борынын тыга алмаган җирләргә үтә ала торган кеше. Үзе дә үтә, сүзе дә үтә торган. Вәт, менә мин авыл гайбәтчеләре өчен табыш инде. Сораштырасылары килә. Сораштыралар.

– Былтыр фәлән-фәлән кеше үлгән иде бит, – диләр. – Аны, үз үлеме белән үлмәгән, дип сөйлиләр. Зинһар, әйт инде, пажалысты, безнең өчен генә. Ул үз-үзенә кул салганмы, әллә аны үтергәннәрме?

– Юк, – мәйтәм, – ул үз үлеме белән үлгән.

Халык ышанмый. Аның фикеренчә, я аны үтерергә тиешләр, я ул… Ну, аңлашыла инде. Кино карап, китап укып үскән кешеләр бит, бөекләрнең гади бәндә үлеме белән китүләренә ышанасылары килми. Йөрәге тотып, ашказаны авыртып, я эче китеп үләргә тиеш түгел бит инде бөек кешеләр. Аларның үлеме дә бөек булырга тиеш.

Моны сөйләп тә бетермибез, икенчегә күчәләр:

– Ә менә фәлән-фәлән җырчының ире өстеннән йөргән икән, ул шуңа асылынып үлгән икән… Дөресме шул?

– Дөрес түгел.

– Нигә дөрес түгел?

– Чөнки ул фәлән-фәлән җырчы әле исән.

– Кайдан исән булсын инде, телевизордан гел иске язмаларын гына күрсәтәләр бит.

– Ул әле декрет ялында. Бәби карый, шуңа яңа җырлар эшли алмый.

– Ничек инде декрет ялында? Үлгән кешеме?

Мин шаяртырга маташам.

– Әйе. Хәзер бит авырлы килеш үлсәң, декрет ялы бирәләр.

Ә тегеләрнең үз туксаны туксан:

– Ничек?! Ул үз хатыны авырлы булган килеш чит хатын белән йөргәнмени?!

– Әле җитмәсә, аның шул читтәге хатынында баласы да бар, дип әйтәләр.

Мин инде шаяртуның соңгы чигенә җитәм. Хәзер үзем дә белмим инде шаярту микән бу, нервы җепселләренең берәр төрле тартышуы микән:

– Әйе, аның читтә сөяркәсе бар, шул сөяркәсеннән баласы бар. Хатыны шуның өчен асылынып үлгән. Һәм әле бәби үстереп ята.

Хәзер боларның күзе маңгайга менә:

– Ничек инде үлгән килеш бала үстереп ята?

Бер акыллысы шундук җавап таба:

– Андыйларны зиратка кертмиләр бит, кая барсын инде…

Ул арада тагын да акыллырагы район үзәгеннән урлап кайткан афишаны ачып җибәрә:

– Менә! Бер атнадан ул безгә концерт белән киләчәк!

Төркем тынып кала. Шуннан кемдер әйтеп сала:

– Вәт әй, ә! Үлгән килеш тә концерт куеп йөре инде, ә.

– Җитмәсә дә җитми икән кешегә акча.

Минем акыл бу сүзләрне сөреп чыга алмый. Ул арада үземә бәйләнә башлыйлар:

– Карале, ник син авылга гел бер хатының белән генә кайтасың ул?

– Әйе, санга сукмыйсың, что ли? Ә безнең бәлки җидесен дә күрәсебез киләдер.

– Юк, мин синең урында булсам, куркып тормас идем. Ну, дан бар, мал бар… Кайт инде ияртеп бөтенесен дә.

Беркадәр вакыт узганнан соң, сүзләр бераз үзгәрәчәк. Монда озаграк торсам, җиде хатыныннан да аерылган икән дип сөйләячәкләр. Кайчагында хәтта әни дә шикләнеп сорап куячак:

– Улым, килен берәү генәме ул?

– Улым, аерылышмадыгызмы?

Дөнья җирдән, күктән һәм сүздән тора. Һәм кешеләрдән. Җир дә, күк тә, сүзләр дә үзгәрә. Ә кешеләр беркайчан да үзгәрми. Үзгәрмәячәк тә. Кешеләр әллә нәрсәләр сөйләячәк. Шуңа күрә мин барыгызны да алдан кисәтеп куям. Беркайчан да бернәрсәгә дә ышанмагыз. Хәтта мине үлгән дисәләр дә. Ышанмагыз. Үзем сезнең күзегезгә карап: «Мин үлдем», – дип әйтмәгәнмен икән, димәк, мин исән.

Марат Кәбиров

Фото: arnfoto.ru


Фикер өстәү