Камал театрында премьера. Рәшәле дөнья

Камал театрында премьера. Мәхәббәт – рәшәме, чынбарлыкмы? Тамашачы театрдан әнә шул сорау турында уйланып кайтып китте. Әмирхан Еникинең «Рәшә»се Камал театры сәхнәсенә беренче тапкыр күтәрелде. Аны яшь режиссер Айдар Җәббаров куйды.

Спектакльдә вакыйгалар Әмирхан Еникинең сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән хикәясеннән башлана. «Рәшә» спектакле геройлары «Бер генә сәгатькә» спектаклен куя.

«Рәшә»нең үзенә күчик. Ул 1962 елда язылган. Вакыйгалар 1943–1945 елларны Казан шәһәрендә бара. Сюжеты гади: сәүдә хезмәткәре һәм филармония җырчысы кышкы салкын көндә очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очраша. Эшлекле ирнең сәүдә нокталары ревизиясе белән республика авылларының берсенә барышы була. Чибәр туташ та концерт бригадасы составында шул ук авылга ашыга. Кыз шунда ук ирнең игътибарын туры, кыю карашы һәм йомшак елмаюы белән җәлеп итә. Күркәм кыяфәтле, тыйнак кына ир дә кызда ышаныч уята…

Спектакльнең төп декорациясе – зур-зур тимер складлар. Гади генә шул складлар вакыйганың бөтен фаҗигасен күрсәтә дә инде. Чөнки спектакль геройлары һәрвакыт шулар арасында: мөһим эшләр, карарлар хәл итәләр, урлашалар, елыйлар…

Санап, хисап белән генә эш иткән, озак уйлап, «дөрес» яшәргә өйрәнгән Зөфәр (Алмаз Борһанов) белән хыялый, нечкә күңелле Рәшидә (Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Шакирова) мәхәббәте нидән гыйбарәт соң? Зөфәр Рәшидәнең «беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый тоелган» дөньясын үз итә. Рәшидәнең дә «акыллы, тыйнак, әдәпле» Зөфәргә йөрәге якыная. Тик Рәшидәнең хыяллары үз бәхетен «матди һәм рухи бәйсезлек»тә күргән ирнеке белән кисешми.

Зөфәрнең «Эшенә күрә әҗере бар икән, аңа шул җиткән. Һәркемнең үз исәбе – дөньясы шул!», «Чукынган заман… курыкмыйча, яшеренмичә бер генә нәрсә дә эшләп булмый бит!», «Исәп белән яшәргә кирәк» дигән сүзләре аның тормыш турындагы бөтен фәлсәфәсен ачып сала. Зөфәрнең кемлеге, ниндилеге аның үз-үзен тотышы, характеры аша ачыла. Әйтергә кирәк, Алмаз Борһанов аны тамашачыга оста җиткерә. Зөфәрнең аз сүзлелеге, бар әйбергә дә исәп белән каравы – һәрвакыт галстук, үтүкләнгән костюм-чалбар киюе, астан каравы, йөзенә кепкасын төшереп йөрүе кебек детальләрдә чагыла.

Рәшидә исә – эчкерсез, чын күңелдән яраткан кешесен үзе кебек саф күңелле дип уйлаучы хатын-кыз. Ирен югалткан, ачлы-туклы яшәү михнәтен өстендә тойган сәнгать кешесен тамашачыга тәэсирле итеп җиткерә алган Гүзәл Шакированы да аерым билгеләп узарга кирәк.

Зөфәрнең тормышы гына түгел, мәхәббәте дә исәп-хисапка корылган. Рәшидәне яратса да, «кемнәндер калган җилбәзәк артистка»ны үзенең тиң ярына лаек дип тапмый ул. Зөфәр өчен тормышның Рәшидәле ягы рәшә генә булып чыга (табигать күренеше буларак, рәшә – эссе һавада уйнаклаган шәүлә):  «Тип-тигез дала түрендә ялтырап яткан күл ачыла. Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарына кадәр күренә. Менә шул күлгә карап барасың, барасың, ләкин күпме генә барсаң да, барып җитә алмыйсың. Чөнки ул юк, ул рәшә генә, коры далада алдап-уйнаклап югалган эссе кайнар шәүлә генә».

Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов спектакль режиссеры авторны ача алган дигән фикердә:

– Актерларның уйнау манерасы, сценография, музыка, костюмнар – бөтенесе дә Әмирхан Еникине ача. Шуның кадәр профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән. Героиня да туры килерлек итеп сайланган. Прозаны сәхнәләштерү бик авыр. Тик никадәр катлаулырак булса, шуның кадәр кызыграк та бит ул. Һәм Айдар бу уңышка ирешкән. Динамика җитешеп бетми, әлбәттә, спектакль сузылган. Режиссер вакыт буенча компактрак җыйган булса, тамашачы тагын да яратыр иде. Яшь буын белән олы буыннарны берләштереп эшләгән режиссерларны бик хөрмәт итәм. Ике-өч буынның бер сәхнәдә булуы бер-берсен тулыландырып тора, – ди режиссер. – Әмирхан Еники белән кызыксынам, чөнки үзебез дә киләсе елга аның «Матурлык» хикәясен сәхнәләштерергә җыенабыз. Бу әсәрне куярга башкорт режиссеры Айрат Абушахмановны чакырдык. Проза әсәрләре һәрвакыт татар театрын тукландырды. Безнең театралларны, режиссерларны, актерларны үзебезнең милли проза әсәре коткара. Әмирхан Еникигә сәхнәдә юл ачылды дип саныйм, – ди режиссер.

Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова спектакль уңышлы дигән фикердә:

– Тулаем алганда, спектакль миндә начар тәэсир калдырмады. Бары тик сузынкы булуы белән генә азрак арытты. Шунысы сөендерә: анда Әмирхан Еники югалмаган. Әмма музыка белән баетасы иде аны. Ә заманча музыка урыны белән ачуны китерде хәтта. Эпизодик рольләрдә олы буын артистларын, әйтик, Рузия Мотыйгуллина, Илдар Хәйруллинны күрү аеруча сөендерде. Сәхнәдә буыннар алмашын күрү, гомумән, сөендерә. Ә режиссерның проза әсәренә алынуы – үзе үк батырлык. Киләчәктә аңа уңышлар телим.

Сүз уңаеннан, спектакльне Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташова-Еникеева да карады. Ул да режиссер эшеннән канәгать калуын әйтте:

– Үзенең карашы булган талантлы егет булуы әллә кайдан күренеп тора. Миңа аеруча «Бер генә сәгатькә» әсәрен ничек сәхнәләштерүләре һәм шул күренеш белән «Рәшә»не оста бәйләп алып китүләре ошады. Спектакль яшьләргә юнәлтелгән һәм алар алдында бик күп сораулар куя. Мин бары тик уңышлар гына телим.

Курамшин карт ролен башкаручы Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт исә спектакльдә барган вакыйгаларны бүген дә актуаль дип саный.

– Курамшин карт – хәзерге риелтор кебек кеше. Зөфәр мескен бабайны алдап, төп башына утырта һәм аңа моның өчен берни дә булмый. Дөньяда хәзер дә андыйлар күп. Бүгенге көндә бик актуаль. Шул күренеш белән Айдар аның бөтен фаҗигасен ачып салды, – ди Әсхәт абый. – Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәре – татар театры сәхнәсендә куелган әсәр. Элек аны күчмә театрда инсценировка авторы – Марсель Җәббаров белән Празат Исәнбәт куйды. Рәшидә ролендә Исламия Мәхмүтова иде. Безнең спектакльдә Зөфәрне тискәре герой итеп күрсәттек, ә анда мәхәббәт уйнадылар.

Заманында шактый бәхәсләр һәм каршылыклы фикерләр уяткан «Рәшә» повесте сәхнәдә үзенчәлекле табигый яңгыраш алды. Монда геройлар да, сәхнәдәге мохит тә – Еникинеке. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, намус, байлык, әхлакый бозыклык, кеше булып кала белү… Узган гасырда язылган әсәрнең төп, үзәк проблемасы хәзер дә актуальлеген югалтмый. Хәтта аны тагын да фаҗигале итә.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү