Ерак юлга чыгуны кичектереп торырга киңәш итәләр

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда бик күп кар явачак һәм буран көтелә.

Шунлыктан Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә начар һава шартларында юлда сак булырга кирәлеген искәртә. Торак пунктлардан бик кирәк булмаганда читкә чыгуны кичектереп торырга, юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә киңәш итә алар. Юлда тизлекне арттырмаска, алдан уйланмаган, кискен хәрәкәтләр ясамаска куша алар.


Фикер өстәү