Иртәнге якта булган һәлакәт Казанга керү юлын япкан

Бүген иртәнге алтыда Казанның Горький шоссесында Аккош күле янында юл һәлакәтләре булган.

«Яндекс. Навигатор», авария аркасында берьюлы өч хәрәкәт полосасы ябылганлыгын күрсәтә.

Казанга керү ягында зур бөке хасил булган, хәрәкәт тулысынча диярлек туктаган. Машиналар Залесная һәм Осиново урамнары киселешеннән Юдино бистәсе борылышына кадәр тора.

Хонда, Сузуки һәм «Лада» машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

 

 

 

 


Фикер өстәү