«Бәхетле буласың килсә, бул!»

Шактый катлаулы 2022 лабиринтлары аша үтеп, сикәлтәле 2023 елга аяк басарга җыенабыз. Алда торган көннәр сынауларыннан беребез дә имин түгел, моны беләбез, шуңа күрә күңелдә шом яши, төрле вәсвәсәләр үтеп кереп, төшенкелеккә бирелдерергә тырыша. Әмма кеше гомере кыска, еллар бик ашкын һәм тиз үтәләр, аларны рәхәт һәм бәхетле итеп үткәрәсе килә.

Бәхетле яшәүнең формуласын исә Козьма Прутков (өч язучының уртак псевдонимы бу) бик кыска гына итеп әйтеп бирә: «Бәхетле буласың килсә, бул!» – ди. Кыска булса да, шактый катлаулы формула бу, чишелешен тапмасаң, теләсәң дә бәхетле яши алмыйсың. Чишелешен таптыңмы, тормышың үзгәрә: хәсрәтләр кими, шатлыклар арта.

Безне бәхетсез итеп тоярга мәҗбүр иткән нәрсәләрнең беренчесе – нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен адәм баласының үз акылы белән аңлый алмавы. Аллаһы Тәгалә бу хакта (мәгънәсе): «Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әмма сез белмисез», – ди (Коръән, «Бәкарә» сүрәсе, 216 нчы аять). Бу аять аңлатмасын калын китап язып аңлатып булыр иде, бәлки, әмма безнең андый мөмкинлегебез юк, шуңа күрә иман китерәбез һәм шикләнмичә кабул итәбез. Һәр кеше үз тормышын тирән анализлап караса, төшенә ала: нәфесебез яратмаган авырлыклар гадәттә безнең өчен файдага. Тынга капланган каршы искән җил очраклы исми, яу кырында очкан бер генә очраклы пуля да юк, арттан килеп пычак кадаучылар аны очраклы рәвештә кадамый – барысы да хикмәт иясе Аллаһның тәкъдире белән төгәл итеп һәм үлчәп язылган. Авырлыклар я җәза, я сынау булып киләләр. Җәзасы чистарта, сынавы (уңышлы үтә алган очракта) адәм баласын югарырак баскычка күтәрә. Авырлыклар белән сынаганда, Галәмнәрнең хуҗасы безне ярдәмсез калдырмый, проблемаларны чишүнең оптималь юлларын күрсәтә, кемнәр шуларны файдалана – оталар, кире кагучылар чарасыз кала.

Әйдәгез, безгә бу дөньяда бирелгән кыйммәтле нәрсәләрне барлыйк әле. «Вакыт, кире кайтмаска дип тиз агучан вакыт – кешенең иң кыйммәтле байлыгы, һәм аны җилгә очыру исраф итүнең иң начар формасы», – ди инглиз язучысы Сомерсет Моэм. Атаклы мөселман галиме ибн Баз: «Вакыт ул – тормыш. Кем вакытын югалтты, тормышын югалтты. Ә кем тормышын югалтты, ул үкенәчәк, әмма ул үкенү аңа файда бирмәячәк», – ди. Бик тирән фәлсәфә салынган бу юлларга. Безнең татарда да шундый гыйбарә бар бит: «Заяга үткән гомер бигрәк жәл». Вакытны саклау – аны файдалы нәрсәләр белән үткәрү, аны югалту – файдасыз нәрсәләргә сарыф итү. Адәм баласы ике файдалы нәрсәне туктаусыз чиратлаштырып яшәгәндә генә тулы тормышта гомер кичерә: бу дөнья өчен файдалы гамәлләр кылу, ахирәт өчен файдалы эшләр белән мәшгуль булу. Кул кушырып утыру (бигрәк тә авырлыклар алдында) яисә даими кәеф-сафа корып яшәргә тырышу  вакытны югалтуга китерә һәм стресс һәм депрессия белән җәзалану котылгысызга әйләнә.

Миңа Эпикурның бер цитатасы ошый: «Һәрвакыт иҗтиһад ит (эшлә). Һәрвакыт ярат. Кешеләрдән рәхмәт көтмә, рәхмәт белдермәсәләр, күңелсезләнмә. Нәфрәт урынына – нәсыйхәт, җирәнеп карау урынына – елмаю. Кычытканнан җеп тукы, әремнән дару яса. Егылганнарны күтәрү өчен генә иел. Үз-үзеңне яратудан өстенрәк акылга ия бул. Һәр кич үзеңнән сора: нинди яхшылык эшләдең?» Яшәүнең менә шул ысулын кабул иткәндә, Аллаһ теләсә, без бәхетле булуга таба зур адымнар атлый алырбыз.

Бәхетне җиңел тормыш дип атарга ярамый, әлбәттә. Киресенчә, җиңел тормыш – стресслар чыганагы ул. Бәхет гармоны киртәләр аша үтеп, җиңүгә ирешкәндә генә эшләнә һәм җанга-тәнгә ләззәт тарала. Әмма килешик: авырлыклар берсе өстенә икенчесе ишелеп килә башласа, шулай ук бер дә рәхәт түгел. Бу очракта нишләргә? Гафу итегез, бераз сәеррәк формула тәкъдим итәм, ләкин аны мин уйлап чыгармадым. Бу формула, чынлыкта, исламнан, әмма аны хәтта күп кенә имансызлар да бер төшенеп алсалар, файдаланалар. Бүген иртән интернетны ачтым да, мәсәлән, «Если тебе плохо – начинай благодарить», – дигән язмага юлыктым. Сүз югалтканнарга көенүдән туктап, үзеңдә булганнарга шөкер итә башлау турында бара. Авыру булсаң да, тәнең яши, сулый – шөкер итәсең. Куркыныч тоясың икән, йөрәгеңнең һәм җаныңның тою хисен югалтмавына шөкер ит. Арттан пычак кадаучылар чиратка тезелгән икән, алар сине җиңәргә һәм алга барырга өйрәтәләр, шуңа шөкер ит. Сиңа яхшы икән, шулай ук шөкер ит. Бәхетең артканын тойсаң, шөкерне ташлама. Болар барысы да – Аллаһның сиңа бүләк итеп тәкъдиргә язылган нигъмәтләре, шуны онытмыйсың икән, депрессия синең йөрәктә урын тапмаячак.

Аеруча көчле шәхесләр хәтта сынауларның күплегенә дә шөкер итәләр. Тарлыкта да, киңлектә дә шөкер итүчеләр хисапсыз җәннәткә кертелә, әмма андыйлар аз була. Без андый ук түгел, шуңа күрә үзебезгә бирелгән нигъмәтләргә шөкер итәбез һәм югалтулардан зарланмыйбыз. Зарлану – шөкер итүнең киресе инде ул. Ул – тыелган. Шөкер итмәүнең бер чагылышы – көнчелек. Башкалар кулында булганга кайгыру кешене котылгысыз рәвештә стрессларга сала. Аллаһы Тәгалә бу хакта кыска гына итеп (мәгънәсе): «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем газабым каты», – ди («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять). Тормыш авырлыкларыннан зарланып, стресска бирелү – Аллаһ газабының беренче этабы, бу дөньядагысы. Булганга шөкер итү – үзе үк бәхет гармоны эшләнә башлауга китерә, чөнки организм шундый итеп корылган: канәгатьлек рәхәтлек кичерүгә илтә торган гармоннар эшләүгә хезмәт итә.

Аллаһның җәзасыннан һәм газабыннан котылуның тагын бер ысулы – гөнаһлар өчен кичерү сорау, тәүбә итү. Даими рәвештә истигъфар кылучылар (әстәгъфируллаһ дип, мәсәлән) газаптан ике дөньяда да имин булалар. Минем эшсез калган мөселманнарның берничә көн дәвамында кичерү сораганнан соң бик яхшы эш табулары турында сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Бу гаҗәп түгел, чөнки Аллаһның вәгъдәсе шундый. «Әнфәл» сүрәсенең 33 нче аятендә Аллаһы Тәгалә гафу итүне сорап торганда, имансызларны да газапка тартмаячагын вәгъдә итә. Аллаһ – вәгъдәсен үтәүче. Аллаһның барлык матди кризислардан алып чыгарга биргән вәгъдәсе дә истигъфар белән бәйләнгән (мәгънәсе): «… сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләндерер, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер» («Нух» сүрәсе, 12 нче аять). Менә карагыз, бүгенге глобаль кризис ниләрдән гыйбарәт: финанс куыкларында мал югала, бар илләрне демографик кризис биләп алды, йөзләгән еллар буе шаулап аккан зур елгалар саега… Аллаһы Тәгалә менә шул афәтләрдән безне коткару өчен бер генә шарт куя: тәүбә итәргә. Алтын гасырның төп шарты шул.

Бәхетле тормышка илтә торган тагын бер ысул бар – үзеңә зыян салучыларны кичерергә өйрәнү, үч сакламау. Галәмнәрнең Хуҗасы тигез күләмдә үч алырга да рөхсәт итә итүен, әмма кичерә белүчеләрне өстенрәк куя. «Бөек өлеш (бәхет) ияләре» дип атый. Гафу итеп, зур уңышка һәм бәхеткә ирешү турында мөселман булмаган авторларның әллә ничә китабы бар. Козьма Прутков әйткәнчә, бәхетле булырга телибез икән, Аллаһ өйрәткәннәрне үтәргә һәм йөрәк белән шөкер итәргә, йөрәк белән кичерү сорарга, йөрәк белән гафу итәргә өйрәнергә туры киләчәк. Боларга ирешү өчен үзеңне бик нык күнектерергә, хисләрне контрольгә алырга өйрәнергә кирәк. Башка юл юк. Хәсрәтле, кайгылы юллар гына бар.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү