Фәрит Мөхәммәтшин: «Мондый бинаның ачылуы – Түбән Кама масштабында гына түгел, республика күләмендә истәлекле вакыйга»

Яңа ел алдыннан көтелгән һәм көтелмәгән бүләкләр һәркемне куандыра. 28 декабрь көнне Түбән Камада «Җәлил» театраль комплексын – Яшь тамашачылар театрының төзекләндерелгән бинасын ачу әнә шундый шатлыклы вакыйга буларак тарих битенә язылачак.

Бина «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында төзекләндерелгән. Хәзер үз сәхнәсенә, зур һәм кече залларга тиенгән коллектив өчен дә, шәһәрнең театр сәнгатенә гашыйк балалары өчен дә чын мәгънәсендә иҗади мәйданда гөрләп яшәр өчен бөтен шартлар барлыкка килгән.

Гадәттә, театр кием элгеченнән башлана дип кабатларга яратабыз, бу юлы «бәйрәм балалардан башланды» дип әйтү дөресрәк булыр. Аларның русча да, татарча да, инглизчә дә, французча да күрсәткән кыска, зәвыклы тамашаларын кунаклар үзләре сабый чакка кайткандай кинәнеп тамаша кылды. Бинаның яңа күлмәк кигән кызлардай балкып торган йөзе белән театр директоры Алсу Җаббарова таныштырып үтте, аннан соң тантана зур залда дәвам итте.

«Мондый бинаның ачылуы – Түбән Кама масштабында гына түгел, республика күләмендә истәлекле вакыйга. Аеруча укытучылар, ата-аналар, балалар сөенеп туялмыйлар. Безнең хезмәт сөючән, күпмилләтле халкыбыз бар өлкәдә дә тырышып эшли, авыл хуҗалыгында булсынмы, мәдәният өлкәсендәме… Төзүчеләргә рәхмәт – ничек ялт итеп эшләп куйганнар!» – дип үзенең котлау сүзләрен ирештерде тантанада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйрәм бүләксез булмый – театр директорына 100 мең сумлык сертификат та тапшырды. Шәһәр башлыгы Рамил Муллин да үз чыгышында дәүләт җитәкчеләренең, театрны яшәткән һәркемнең хезмәтен бәяләп: «Бу йорт – бина гына түгел, мәдәният учагы. Коллективка аерым рәхмәт – кайда гына булсалар да, аларны энтузиазм ташламый», – дигән фикерен җиткерде.

«2022 елда Түбән Камада байтак кына зур проектлар тормышка ашырылды, «Җәлил» үзәгенең ачылуын исә ел вакыйгасы дияргә мөмкин». – Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бәйрәм тантанасын әнә шулай бәяләсә, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова: «Көннең төп могҗизасы – менә бу артистлар. Мин сезгә ышанам, сез булдырачаксыз!» – дип балаларга канат куйды.

Чара барышында театр хезмәткәрләрен дә, ветеран артистларны да, театрның беренче җитәкчеләреннән булган Татьяна Пляшеваны да хөрмәтләргә онытмадылар. 1994 елдан бирле эшләп килүче Яшь тамашачылар театры моңа тиклем дә шәһәр, республикакүләм, халыкара фестивальләрдә, «Бердәм Россия»нең «Кече шәһәрләр театрлары», «Кече Ватан мәдәнияте» программаларында катнашып, үзләре «Чикләрсез театр» фестивале оештырып, тамашачыларга төрле кызыклы жанрдагы спектакльләр тәкъдим итеп, үз йөзен танытырга өлгергән иде. Яңа бина аларга тагын да зуррак мөмкинлекләр бирер, яңа уңышлар китерер.

Түбән Камада икенче бер бина – Халыклар дуслыгы йорты да шушы бәхеткә тиенер көннәрне зарыгып көтә. Театр ачылышы алдыннан кунаклар анда да булырга өлгергән иде. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны биредәге 23 иҗтимагый оешманың, 15 милли-мәдәни җәмгыятьнең эшчәнлеге белән кыскача таныштырганнан соң, 1974 елда салынган бинаның бүгенге көн таләпләренә җавап бирмәвен әйтеп, ремонт кирәк дигән үтенечләрен дә җиткерделәр. Беркадәр вакыттан соң ул йортның да, Яшь тамашачы театры кебек, өй туен бәйрәм итәргә насыйп булсын.

Айгөл Әхмәтгалиева

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү