Мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә социаль ипотека өчен түләү буенча кредит каникулы бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый күрсәтмә биргән. Кредитны түләү 6 айга кичектерелә.
Түләүләрне кичектерү өчен социаль ипотека алган гаиләләргә Дәүләт торак фонды сайты аша гариза язарга кирәк. Фондка инде 113 мөрәҗәгать кабул ителгән, алар буенча уңай карар кабул ителгән.