Кәеф күтәрә торган 3 күнегү

Көн буена кәеф өсти торган күнегүләр бар. Аларны иртән уянуга урыннан торганчы ясарга киңәш ителә.

1 нче күнегү. Йокыдан уянуга, яткан килеш аякларыгызны – аска, кулларыгызны өскә таба сузыгыз. Булдыра алганча киерелгәннән соң өч секунд чамасы шушы хәлдә торыгыз. Аннары тәнегезне ике секундка «йомшартып» алыгыз. Әлеге күнегүне биш тапкыр кабатлагыз. Аны ясау өчен нибары 25 секунд вакыт китә.

2 нче күнегү. Аркагызда яткан килеш, аякларыгызны балтыры ботка тиярлек итеп бөгегез. Оча сөяген, бераз гына аяклар белән этенеп, өскә күтәрегез. Әлеге халәттә өч секунд торыгыз һәм ике секундка тәнегезне «йомшартыгыз». Әлеге күнегүне дә биш тапкыр ясагыз.

3 нче күнегү. Яткан килеш корсак мускулларын катырыгыз һәм шул халәттә өч секунд торыгыз. Аннары тәнегезне ике секундка «йомшартыгыз». Әлеге күнегүне 5 тапкыр кабатлагыз, аны ясау өчен дә нибары 25 секунд вакыт кирәк булачак.


Фикер өстәү