Тарих дәреслекләренә Украинадагы махсус хәрби операция турында бүлек кертеләчәген әйткәннәр

Мәктәп укучылары өчен тарих дәреслекләрендә Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе турында бүлек пәйда булачак. Бу хакта мәгърифәт министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза “РИА Новости”.

Тарих буенча яңа программаларга бу бүлекләр мәҗбүри тәртиптә кертелгән дә инде. Министр бердәм программаларга кул куйган. Хәзер алар Юстиция министрлыгына җибәрелгән.

Моңа кадәр Кравцов тарих дәреслекләрендә Киевның Донбасстагы җинаятьләренең чагылдырылачагын белдергән иде. Шул ук вакытта Президент ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский мәктәпләрдә тарихны, саннар, даталар һәм фамилияләрне ятлатмыйча гына, кызыклы итеп үткәрергә чакырды.


Фикер өстәү