Президент киңәшчесе Мединский махсус хәрби операциянең тарих дәреслегенә кертеләчәген аңлаткан

Аның әйтүенчә, мәктәп укучыларына аның ни өчен котылгысыз булганлыгын аңлатырга кирәк.
Россия Президенты киңәшчесе Владимир Мединский дәреслекләргә ни өчен махсус хәрби операция турында бүлек кертеләчәген аңлаткан. Бу хакта ул “РБК” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.

— Дәреслекләргә махсус хәрби операция турында бүлек кертү зарури. Хәзер мәктәп укучыларына аның ни өчен котылгысыз булганлыгын аңлатырга кирәк, – дип басым ясап әйткән ул.
Мединиский белдергәнчә, Украинада тарихны белә торып бозып күрсәтәләр һәм үз максатында файдаланалар. Шуңа күрә биредә мәктәп укучылары аны бөтенләй башкача өйрәнәчәк, дигән ул.


Фикер өстәү