Владимир Путин: “Россия коралы чит илнекен дистәләрчә елга артта калдырды”

Россия Президенты Мәскәү янындагы “Патриот” паркында “Армия-2022” форумында катнашкан.

Президент Владимир Путин Мәскәү янындагы “Патриот” паркында “Армия-2022” форумында катнашкан. Ул үзенең чыгышында Россия коралының бөтен дөнья күләмендә югары бәяләнүен, чөнки ышаныч һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үткән. Путин әйтүенчә, безнең корал чит илнекен дистәләрчә елга артта калдырган.

Шулай ук Президент сүзләренә караганда, Россия хәрбиләре Украинада махсус операция барышында кыюлык, фидкарьлек үрнәкләрен күрсәтеп, үз бурычларын лаеклы төстә үти. Алар ил өчен, Луганск һәм Донецк халык республикаларында тынычлык урнаштыру өчен көрәшә. Шулай итеп, Донбасс акрынлап азат ителә.

Моннан тыш Путин басым ясап әйткәнчә, күп кенә дәүләтләр Россиянең союзникларына әйләнде. Аларның башлыклары Көнбатыш басымына бирешмәде. Мөстәкыйль юлны сайлаган илләр бу.

Президент, Халыкара армия уеннарына кагылып, аларда 6 мең хәрбинең катнашачагын искәрткән. Уеннар сугышчан күнекмәләрне күрсәтү мәйданчыгына әйләнәчәк.

Владимир Путин шулай ук антифашистик конгрессның зур әһәмияткә ия булуын әйткән. Тарихны бозып күрсәтергә ярамый, русофобиягә каршы көрәшергә кирәк, дигән ул.


Владимир Путин: “Россия коралы чит илнекен дистәләрчә елга артта калдырды”” язмасына фикерләр

  1. Мин Француз морской офицер запаса. Президентның әйтүенчә, Русиянең кораллар чит илнекен дистәләрчә елга артта калдырган! Бары тик гиперсоник ядерная ракеталар өчен. Әмма кулланулары бераз авыр чөнки нәтиҗасе берүк: США һәм РФ җимерелеп бетәр сәгать алдыннан сәгать артыннан. Обычное вооружение кире калган, СССР чорыннан ягъни карт яки эшлимә.

Фикер өстәү