Рөстәм Миңнеханов «Армия-2022» Халыкара хәрби-техник форумында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Армия-2022» Халыкара хәрби-техник форумында катнашты. Россия Оборона министрлыгы тарафыннан Мәскәү өлкәсендәге «Патриот» үзәгендә узучы чараның ачылу тантанасында катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде.

15–21 август көннәрендә узучы форумда ил оборона-сәнәгать комплексының 1,5 меңгә якын предприятиесе 1000нән артык яңа хәрби техника тәкъдим итә. Алар арасында Татарстаннан Казан вертолет заводы, «Ак барс» суднолар төзү корпорациясе «Ремдизель» АҖ, «Эникс» АҖ һәм башка предприятиеләр дә бар.

Әлеге форум кысасында Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Денис Мантуров сәнәгать предприятиеләре үсеше мәсьәләләре буенча уздырган киңәшмәдә дә катнашты.


Фикер өстәү