14 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Болгар комплексы

1969 елның 14 апрелендә Татарстанда Болгар дәүләт тарихи-мемориаль табигый комплексы барлыкка килә. 2014 елда ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә. Болгар, сүз уңаеннан, XIII гасырда Алтын Урданың беренче башкаласы урнашкан урын.

31 ел элек (1992) Татарстан Республикасы эшлекле даирәләренең беренче Конгрессы башлана

Анда республика Сәүдә-сәнәгать палатасын оештыру турында карар кабул ителә. Бу карарны үз указы белән президент Минтимер Шәймиев хуплый. Шул ук елның ноябрендә Сәүдә-сәнәгатьпалатасы иҗтимагый, бәйсез, коммерциячел булмаган оешма буларак теркәлә.

67 ел элек (1956) Чикагодавидеомагнитофонның беренче коммерциялемоделе тәкъдим ителә

Ул пианино зурлыгында булса да, hәрхәлдә, бу алга китеш була. Элегрәк, 1950 елларга кадәр, картинаны кинотасмага яздырдырганнар, ә телетапшырулар бөтенләй туры эфирда чыга.

Видеомагнитофонны уйлап табучылар арасында Казан губернасындагы Рус Әйшәсеавылында туган, Казан университетын тәмамлаган Александр Понятов та була.

Беренче Гран-при

1929 елда Монте-Карло шәһәр трассасында беренче тапкыр Гран-при уза. Автомобильярышларында 16 команда катнаша. Алар 100 әйләнеш ясый. Юлның гомуми озынлыгы 318 кмтәшкил итә. Автоузышның җиңүчесе британияле Уильям Гровер-Уильямс була, ул Bugatti 35-B автомобилендә узыша. 1948 елга кадәр Гран-при бәйсез спорт ярышы буларак үткәрелә.

Музейда иң зур талау

1991 елда Амстердамдагы Ван Гог музееннан (Нидерланд) 500 млн га якын долларга бәяләнгән20 картина урлана. Бу талау Гиннес рекордлар китабына да кертелә. Ике карак музей ябылуалдыннан музейда качып кала. Төнге сәгатьөчләрдә алар, битлекләр киеп, кыйммәтрәк картиналарны алып чыгып китәләр. Әмма каракларниндидер хата җибәрә, чөнки алар артыннан полиция куып килә башлый. Музей караклары картиналар төялгән машинаны ташлап калдыралар. Ни кызганыч, барлык картиналар диярлек, бигрәк тә аларның өчесе нык зыян күрә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү