«Оныгым: «Дәү әти, а на Украине кто с кем воюет?» – дип сораштыргалый»

Оныгым Кәрим минем намаз укыганны тыңларга ярата. Бакыйлыкка күчкән туганнар, дуслар, танышлар рухына багышлап, аларның исемнәрен саный башлагач, бер көнне Кәрим кинәт: «Дәү әти, син нигә сүгенәсең?» – диде.

– Сүгенмим бит, улым.

– Ә нигә «нафига» дидең?

– «Нафига» түгел, «Шәмси кызы Нәфига» дидем. Татарда шундый исем бар, улым. Күбрәк әнисендә булып, рус тәрбиясендә үскән баланы татарчага өйрәтү бик ансат түгел шул. Ана теле – рус теле аның өчен. Шулай да татарчага өйрәтәбез егетне, үзе дә тырыша.

Кайвакыт сүгенәсе дә килеп китә шул, улым. Тора-бара үзең дә өйрәнерсең әле. Хәер, тормыш нинди генә булмасын, бөтенләй сүгенмәгән кешеләр дә бар. Алар бик тәрбияледер инде, культуралы гаиләдә үскәннәрдер. Алай дисәң, мин дә интеллигентный гаиләдән. Әти-әни укытучылар иде. Әмма бала оядан чыккач, очканда кайчак башканы да күрә шул. Заманы да башкарак хәзер. Гел сүгенәсе килә. Хәзер телевизион тапшыруларда, телесериалларда да «пошел на фиг», «на фига это нужно», «не фига себе» кебек сүзләр ишетергә туры килә. Алар оныгымның колагына да керә. «Дәү әти, алар ни өчен сүгенә?» – ди. Мин: «Фиг» начар сүз түгел, «фиговое дерево» да бар. Американың бер актеры да Фиг Пол исемле», – дип әйтеп карыйм. Әмма оныгым миңа ышанмый. «Все равно это плохое слово», – ди. Аның белән килешкәндәй итәм. Ә менә рус теленең дә, татар теленең дә ярлылана, чүпләнә баруы хак. Телгә «фиг с ним» дип карый башладык кебек. Сөйләм теле жаргонга якыная.

«Жаргон», мәгълүм булганча, эшчәнлекнең аерым бер төрен башкаручылар, аерым бер социаль төркемнәр сөйләме. Ярый әле жаргонизмнарның барысын да татарчага тәрҗемә итеп булмый. Юкса телебезнең тәмам рәте китәр, тәме бетәр иде. Инде болай да «чувак», «кореш», «братан», «тачка» кебек сүзләрне мулдан кулланабыз. Жаргон хәтта мәктәпләргә дә үтеп керә башлады. Мәсәлән, «училка», «физра», «шпора» (шпаргалка), «контра» (контрольная работа) кебек сүзләр колакны яра. Мәктәп дигәннән, тел язмышы ата-аналар ихтыярына калдырылгач, «зур кеше» итәр өчен балаларны русча укыту башланды. Әле ул гына да түгел, бер көнне «ВТ» кызлары кайсыдыр авылның балалар бакчасында русча тәрбия бирелә башлавы турында әйттеләр. Монысы да ата-аналар ихтыяры белән икән, балаларыбыз кечкенәдән русчага өйрәнсен, татарча акцентлары да булмасын, диләр икән, имеш.

Сүгенер өчен сәбәпләр чыга гына тора бит. Ул ата-аналарга да сүгенәсе килеп китә, ну ярамый. Моннан берничә көн элек Украина Президенты Владимир Зеленскийның Көнчыгыш Украинада тоташ мобилизация игълан итәчәге турында хәбәр чыккан иде. Монысы нәрсәдер инде. Украинаның көнчыгышында, нигездә, руслар яши. Димәк, Зеленский русларны русларга каршы сугыштырмакчы була. Аны «редиска» диясе килми инде. Президент хәтле президент тарафына мыскыллау сүзләре дә ыргыту килешми, әмма кайчак кыланышлары белән ул «шулер»ны хәтерләтә һәм: «Вы че, в натуре?» – дип куясы килә.

Киләчәктә безнең оныкларны ни көтә икән? Бүген гөнаһсыз сабыйлар күңеленә нинди уйлар сеңдерергә тиешбез?

Бер кызык хәл: яшь буынны ата-бабалар, күркәм традицияләр рухында тәрбияләү һәр халыкта бар. Кайбер илләрдә ни өчен «нацизм», «фашизм» дигәннәре ата-бабалар рухы дип кабул ителә, күркәм традиция буларак яшь буынга сеңдерелеп килә икән? Без үсмер чакта «Американы куып җитик һәм узып китик!» дигән шигарьләр белән дөнья тулы иде. АКШка исә күбрәк дошман итеп түгел, ә көндәш итеп карадык. Дәүләт эзлекле рәвештә «янәшә тыныч яшәү сәясәте» алып барды. Тик бер нәрсә дә без теләгәнчә генә барып чыкмый  шул. Һәм, Такташ кебек, «Чемберленның сатыйм анасын, тупка тоткан Мәккә каласын!» – дип сүгенеп әйтеп куясы, үзләрен дөнья тоткасы исәпләгәннәргә: «Вы че, в натуре?» – дип тә өстисе килә.

Оныгым Кәрим кайчак: «Дәү әти, а на Украине кто с кем воюет?» – дип сораштыргалый. Әлбәттә, 8 яшьлек малайга бүгенге катлаулы сәясәтне, бу вакыйгаларның тамыры шактый тирәндә икәнен аңлата алмыйм, бик читен чөнки. «Вакытлыча бәхәс ул, туганнар да кайчак талашып куя бит», – дигән булам. Әллә ни аңламаса да: «Понятно!» – дигән була. Ә мин аның күңеленә кешеләрне, туган илне ярату орлыклары салырга тырышам. Бу орлыклар уңдырышлы туфракка төшәр дип өметләнәм. Менә шундый уйлар белән яшәп ятам. Ә күңелдән генә һаман сүгенәсе, дөнья тынычлыгын бетергәннәрне эттән алып эткә саласы килә.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү